erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бу безнең истәлек, безнең хәтер

Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип саналган якташыбыз, Урта Пошалымнан Гыйният Зәйнуллинның 79 елдан соң күмелгән урыны ачыклана

Күптән түгел редакциябездә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Нәридә һәм Рәшит Кадыйровлар булып китте. Аларның Тула өлкәсе Черн районы Тургенево авылыннан бабаларының каберен зиярәт итеп кайтып килешләре иде. 

“Минем бабай Зәйнуллин Гыйният Урта Пошалым авылында туып-үсә, – дип сөйләде Рәшит абый. – Сугыш башланганда аңа 30 яшь тә тулмаган була. Ул шунда ук сугышка алына. Әби аны ике атналык сабые – минем әни белән озатып кала. Әни 8 июльдә туа, ике атнадан инде бабайны алып китәләр... Шул китүдән бабайга туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый”.

Гыйният Зәйнуллин әлегә кадәр Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган булып санала. Берничә ел инде “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе “Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы өлкән фәнни хезмәткәре Михаил Черепанов белән берлектә сугышта хәбәрсез югалган дип саналучы якташларыбызны барлау буенча эш алып бара. Җирләү урыннары ачыкланган якташларыбызның исемлеге даими рәвештә газетабызда басылып килә. Газетада басылган чираттагы исемлектә Рәшит абый үзенең бабасы исемен дә күреп бик сөенә. 
“Без үзебез Түбән Камада яшибез, “Арча хәбәрләре”н безгә Урта Пошалымда яшәүче Рәшитнең туганы Айдар Зәйнуллин җибәрде, – дип сөйли Рәшит абыйның тормыш иптәше Нәридә апа. 

Газетадагы исемлекне эзләп таптык. 2021 елның 10 декабрендә чыккан исемлектә “ЗАЙНУЛЛИН ГИНИЯТ ЗАЙНУЛЛОВИЧ, г.р.: 1912, с.Средний Пшалым, моб.: Арским РВК, п.5.2.42, Тульская обл., Чернский р-н, с.Тургенево, 977520, 158”, – дигән юллар бар. 
“Кызганыч, әни генә бу көннәрне күрә алмады, 2012 елда җирләдек, – ди Рәшит абый. – Ул гомере буе әтисе турында хәбәр көтеп яшәде. Без шушы көнгә кадәр бабайны Суслонгерда үлеп калгандыр, дип уйладык. Чөнки сугышка алынгач, ул башта Суслонгерга эләгә. Әби күкрәк баласы белән, бер капчык кипкән ипи алып, аны күрергә бара. Поездда баралар. Сабый анда туктаусыз елый. “Имчәк бала елый, хәерлегә түгел бу”, – диләр поездда баручылар. Суслонгерда әбине ач солдатлар каршы ала. Бер капчык кипкән ипи санаулы минутлар эчендә юк була. Бу аларның бабай белән соңгы очрашулары була. Шунан соң аның бер хаты да, хәбәре дә килми. Без аны ачлыктан үлгәндер, дип уйлап яшәдек. Шуңа күрә аның күмелгән урыны табылу безнең өчен зур сөенеч булды”.
Рәшит абый белән Нәридә апа газетада бабайларының исемен күрүгә үк аның каберен зиярәт итеп кайтырга уйлыйлар. Михаил Черепанов белән элемтәгә чыгалар, Тула өлкәсендәге эзтабарлар белән хәбәрләшәләр. Алар да үзләрендә булган исемлекләрне җибәрә. Ул тирәләрдә бик күп туганнар каберлеге булуын ачыклыйлар. Һәм шуларның һәрберсендә диярлек меңәр кеше... 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Быел иптәшем белән чыгып киттек Тула өлкәсенә Тургенево авылын эзләп, – дип сөйли Нәридә апа. – Кечкенә генә авыл булып чыкты ул. Язучы Иван Тургеневның нәсел утары. Бик матур җирләр, хәзер анда мәктәп урнашкан. Бөек Ватан сугышы вакытында лазарет булган. Анда үлгән солдатларны шул авылда җирләгәннәр. Бу турыда безгә шушы авылда туганнан бирле яшәүче, инде үзе дә өлкән яшьтәге укытучы Галина Владимировна сөйләде. “Тургенево авылында күмелгән, дип язылган икән, димәк бабагыз монда үлгән, – диде ул. – Фронт линиясе безнең авылдан 25–30 километрда булган. Бик каты сугышлар барган. Ока елгасының уң як кушылдыгы булган Зуша елгасының бер як ярында безнекеләр, икенче ярында фашистлар булган. Бик күп кеше үлгән анда. 1942 елның февраленнән апреленә кадәр 30 мең кеше үлгән һәм яраланган, дип исәпләнә. Бу сугышлар турында төрле фикерләр йөри. Игътибарны читкә юнәлдерүче сугышлар булган, Курск дугасына әзерлек барган, дигән фикерләр дә бар. Анда яраланган сугышчыларны безгә китерә торган булганнар. Ул чорда яшәгән ветераннар исән түгел инде. Ул вакытта регистратурада эшләгән кызның сөйләгәннәре истә калган. 17 яшен яңа тутырган япь-яшь кыз. Беренче көнен эшли. Аңа йөк машинасында яралыларны алып килүләрен хәбәр итәләр һәм, машинага менеп, аларның документларын алып төшәргә кушалар. “Машинага ничек менеп, ничек төшкәнемне хәтерләмим”, – дип сөйләгән иде ул.  Машинада бер исән кеше дә булмый. Сугышчыларның итекләренә кадәр манма кан була. Шул килеш киемнәре белән күмәләр аларны. Лазаретта да бик күп кеше үлә”. 

“Безнең бабай лазаретта үлгәнме, әллә аны да инде үлгән килеш китергәннәрме – билгесез, – ди Рәшит абый. – Аның күмелгән урыны табылу, ул якларны үз күзебез белән күреп кайту – безнең өчен зур истәлек, бу безнең хәтер. Ул хәбәрсез дә югалмаган, ачлыктан да үлмәгән, ә яу кырында башын салган”. 

P.S. Газетабызда Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип саналган, соңрак язмышлары ачыкланган якташларыбызның исемлеген бастыруны киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. 9 майда узачак бәйрәм чарасында тантаналы шартларда тугыз якташыбызның якыннарына аларның документлары тапшырылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев