erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бу ел – үзенчәлекле ел

Шушы көннәрдә генә Арча районы да туфрак корылыгы зонасына кертелде, дип хәбәр иттеләр

“Норма буенча 20 см сөрү тирәнлегендә 30 мм дым булырга тиеш, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – Безнең районда дүрт урында алынган пробалар күрсәткече 7-13 мм. Хәзер инде алар тагы да кимеде“. 

Билгеле, районда хәл төрлечә. Кенәр зонасына кергән хуҗалыкларда яңгырлар күптән юк. “Заря“, “Аю“, “Ашыт“ хуҗалыклары аеруча зыян күрә.

27 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов җитәкчелегендәге комиссия Арча районы хуҗалыкларының урып-җыюга әзерлеген кабул итә башлады.
– Мондый кабул итүләр соңрак була иде, – диде И.Габбасов. – Бу ел – үзенчәлекле ел.

Игеннәрне урып-җыю да гадәттәгедән иртәрәк башланыр, дип фаразлана. Моңа барыбыз да әзер булырга тиеш.
“Яңарыш“ ширкәтендә урып-җыюда катнашачак техника бер рәткә тезеп куелган. “Гостехнадзор“ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов бар техниканың куркынычсызлык таләпләренә туры килүен, механизаторларның тиешле документлары булуын тикшереп чыкты. “Кеше гомереннән дә кадерле нәрсә юк. Комбайн кузгалып киткәнче бер тикшереп чыгыгыз, комбайн астына берәресе ял итәргә кереп яткан була күрмәсен, ярдәмчегез белән бер-берегезне күздән югалтмагыз!“ – дип үгет-нәсыйхәт тә бирде.
Комбайннарны эшләтеп, утларын яндырып, ашлык суктырып карадылар.

– Безнең басуларда игеннәр-нең торышы начар түгел, – диде хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков. – Комбайнчыларыбыз тәҗрибәле, алар безнең өчен алтыннан да кадерле! Быел түләүләрне тагын да арттырдык. Безнең хуҗалык өчен терлек азыгы әзерләү дә бик мөһим – узган елга караганда 1 мең баш терлек артык. 1400 гектардагы кукурузга зур өметләр баглыйбыз. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзерге торышы буенча иң яхшы игеннәр – “Северный“ ширкәтендә. Ул борчак, кукуруз басуларын сокланып карап йөрдек. “Киләсе елда һәркайсыгызны яңа комбайннарга утыртырбыз дип өметләнәбез“, – диде хуҗалык җитәкчесе Илнар Мөхлисов механизаторлар белән очрашуда. Булганнарын яхшылап әзерләп куйганнар.

Комиссия “Заря“, “Аю“, “Кызыл Яр“ ширкәтләренең әзерлеген дә әйбәт дип бәяләде. Башка хуҗалыкларда кабул итү график нигезендә узачак.
 – Районда 138 бөртекле ашлык суктыру комбайны бар, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин. – Бер комбайнга уртача 500 гектардан артык мәйдан туры килә. Комбайнчылар белән проблема юк.

Барысы 75 мең тонна сенаж салынды, аны 120 мең тонна әзерләргә кирәк. “Яңарыш“, “Северный“ ширкәтләре берьеллык үләннәрдән сенаж сала башладылар.

Район башлыгы Илшат Нуриев узган якшәмбедә хуҗалыкларда азык әзерләүнең барышы белән танышты. Ул “Казанка“ ширкәтендә азык әзерләүдә яхшы күрсәткечләргә ирешкән Айрат Исмәгыйлевкә, “Курса МТСы“ ширкәтеннән Рәмис Шәрәфиевкә, “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтеннән Инсаф Нуриевка, Фарук Хафизовка вымпеллар, акчалата бүләкләр тапшырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев