Бу җирлектә карап торганда хәлләр ярыйсы кебек...
“Ак барс“та яңа җитәкче
Бу җирлектә карап торганда хәлләр ярыйсы кебек...
Сеҗе авыл җирлегенә 15 авыл керә. Җирлек башлыгы Рөстәм Хәмидуллин 2023 елда башкарылган эшләр турында хисап чыгышында һәр авылга тукталып үтте. Аларның һәркайсында нәрсә дә булса эшләнгән, дөрес үзара салым акчасын һәр авылныкын үзенә тота башлагач эш күләме сизелерлек аерыла. Чөнки зур авылда акча да күбрәк җыела.
Җирлеккә кергән авылларда 1015 хуҗалык исәпләнә, 2410 кеше яши. Узган ел 15 бала туган, 7 пар язылышкан, 23 кеше үлгән. Демография ягыннан куанырлык сәбәпләр күренми, 4 балалар бакчасында 31 бала тәрбияләнә, 5 мәктәптә 187 бала укый, аларның да 30га якыны күрше районнан (Шәмәрдәннән) килеп укучылар.
Барысы 575 пенсионер яши, 19 тыл ветераны бар. 90 яшьтән югары яшьтәге 27 кеше исәпләнә. Узган ел Мөрәле авылында яшәүче тыл ветераны Әлфия Җәләлиевага 100 яшь тулган.
Авылларда яшәү өчен шартлар тудырылган, дәүләт программалары гамәлдә. Шәхси хуҗалыкларда 1074 мөгезле эре терлек, шул исәптән 461 сыер, 554 сарык һәм кәҗә, 90 ат, 727 умарта теркәлгән. 4 фермер хуҗалыгы эшли. 2023 елда 6 хуҗалык кечкенә фермалар төзү өчен 300әр мең сум субсидия алганнар. 4 һәм аннан күбрәк сыер асраучы 6 хуҗалыкка саву аппаратлары алу өчен субсидия бирелгән. Бер хуҗалыкка нәселле тана алган өчен 70 мең сум акча кире кайтарылган. Сыер һәм кәҗә асраган хуҗалыклар 1 млн 661 мең 300 сум, атлар өчен 195 мең сум, кош-кортлар өчен 368 мең 995 сум субсидия алганнар. “Җәй айларында сөт бәясе 19 сумга төшкән иде. Бүгенге көндә 27 сумга менде. Сөт көн саен җыйнала, вакытында исәп-хисап ясала, – диде җирлек башлыгы. – Ширкәт тарафыннан мал асрарга азык җитәрлек күләмдә бирелә. Килешү нигезендә 1 пайга 1,5 центнер ашлык, 10 сутый печән, 1 тонна салам бирелде“.
Мәктәпләр, мәдәният йортлары, музейлар, китапханәләр үз эшләрен тиешле дәрәҗәдә башкаралар. 6 фельдшер-акушерлык пункты эшли, 11 мәчет бар.
“Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте белгечләре, җитәкчесе үз эшләре буенча хисап тоттылар. Шушы урынга килеп җиткәч бераз тарихка тукталмыйча булмас. Район башлыгы Илшат Нуриев та үзенең чыгышында: “Тарихны бер генә кеше яза алмый, ул бергәләп языла. Район ирешкән уңышларда агрофирманың өлеше зур“, – диде.
Быел агрофирманың оешуына 20 ел тула. 2004 елда әлеге зонадагы бөлгенлеккә төшкән колхозларны берләштергән шушы яңа ширкәт барлыкка килде. Халык тәмам төшенкелеккә бирелгән, еллар буе хезмәт хакы түләнмәгән, бик күңелсез чор иде бу. Миңа оештыру җыелышында катнашырга туры килде. Яңа хуҗа – “Ак Барс“ холдинг компаниясе. Яңа хуҗалар матур киләчәк вәгъдә иттеләр, халыкны җиң сызганып эшләргә чакырдылар. Алай кул чабып утырмады халык, әмма җитәкче итеп якташлары Сәләхов Шәйдулла Имаметдин улы билгеләнүе күңелләрдә өмет чаткылары уятты. Тәртипле, үрнәк гаиләдән, әтисе Имаметдин абый озак еллар бригадир булып эшләде, абруйлы кеше.
– Авылларны әйләнеп чыккач хәлләрнең шәптән булмавын аңладым, – дип искә алды ул вакытларны Шәйдулла Сәләхов. – Фермалар, амбарлар – күбесе җимерек, түбәләрдән су үтә. Кешеләр йөзеннән елмаю качкан. Холдинг җитәкчесе Иван Михайловичка рәхмәт, нинди генә гозер белән барсам да кире бормады. Иң беренче итеп хезмәт хаклары буенча бурычны түләдек. Яңа техника кайта башлады, төзелешләр башланып китте. Кул тимәгән бер генә объект та калмады, дисәм дә ялгыш булмас. Социаль объектлар яңарды, юллар яхшырды. Район, республика күләмендә уңышлар яуладык.
Әйе, бу сүзләргә өстәп тагын бик күп мисаллар китерергә була әле. Ширкәт районның горурлыгы булган алдынгы хуҗалыкка әверелде.
Кызганыч, терлекчелектә килеп чыккан афәт аяз көнне яшен суккан кебегрәк булды инде. Дүрт мең баштан артык сыер һәм башка маллар юк ителде. Көндәлек акча кертү чыганагы булган терлекчелектән башка ничек яшәргә була? Шушы чорда хуҗалык күпме эшчесен, белгечләрен югалтты. Зур чыгымнар тотып карантин чорында терлекчелек комплексын, фермаларны ветеринария таләпләренә туры китерерлек итеп яңадан әзерләргә туры килде. Холдинг җитәкчелегенә рәхмәт, хуҗалыкка таналар кайтарылды, алар бозаулап, яңадан сөт сату мөмкинлеге туды. Әмма терлекчелекне яңадан тулы көчкә торгызу өчен зур хезмәт куярга туры киләчәк.
Хисап җыелышында “Ак Барс“ холдинг компаниясе җитәкчесе Иван Егоров та катнашты. Ул агрофирма җитәкчесе Шәйдулла Сәләховка озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Аның яңа вазифага – холдинг компаниясе каршында төзелгән күзәтчелек советы рәисе итеп билгеләнүен әйтте. “Ак барс“ агрофирмасы“ җитәкчесе итеп моңа кадәр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен җитәкләгән Абдуллин Ленар Илсур улы билгеләнде. Ул хезмәт юлын шушы ширкәттә башлап сигез ел икътисадчы булып эшләгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев