erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бу кичтә ни эшләргә кирәк

Ул кайчан башлана?

Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ! 
Хөрмәтле дин кардәшләрем бүген кояш баеганнан соң һәм таң атканчы "Бәраәт кичәсе" башлана.
  «Бәраәт» сүзе гарәп теленнән «бурычтан вә җәзадан котылу» дип тәрҗемә ителә. Шулай ук әлеге сүз бер бурычны яисә салымны түләгәнне раслаган кәгазь (квитанция) мәгънәсенә дә туры килә. Динебездә «Бәраәт» төшенчәсе гөнаһлардан котылу дигән мәгънәгә ия. Шуңа күрә Бәраәт кичәсе гөнаһлардан котылуны раслап, безгә «таныклык тапшырылу» кичәсе дип атарга да мөмкин.

Бәраәт кичәсе шәгъбан аеның 14 нче көненнән 15 нче көнгә каршы кичендә була (2024 елда 24 февралдан 25-енэ каршы кич). Бу кичтә һәм көндә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт вә мәгърифәте җир йөзенә таралыр. Ислам галимнәре раслаганча, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә Бәраәт кичәседер: Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья сәмасына (күгенә) иңдерелгән вә Кадер кичәсендә Пәйгамбәребезгә төшерелә башлаган. Коръәндә Аллаһ болай боерган: «Һә мим. Хәләлне вә хәрамне ачыклый торган китап Коръән белән ант итәмен. Чыннан да, без ул Коръәнне мөбарәк булган бер кичне төшердек. Чыннан да, без ул Коръән белән кисәтүче булдык, һәр хикмәтле эш бу мөбарәк кичтә хәл ителер».
«Духан / Төтен», 44:1-4

Үзенең хатыны Гайшәгә Пәйгамбәребез Бәраәт кичәсе турында шулай дигән: «Шәгъбан аеның уртасындагы бу кичәдә Аллаһ Бәни Калб кабиләсе сарыкларының йоннары санынча кадәр кешеләрне Җәһәннәмнән азат итәр».

Башка бер хәдистә дә Пәйгамбәребез шундый хәбәр-нәсыйхәт биргән: Бәраәт сезнең өчен зур форсаттыр, бик күп мөмкинлекләр бирүче изге кичтер. Кадер кичәсе, Бәраәт кичәсеннән зуррак булса да, кайчан булганы төгәл билгеле түгелдер. Шуңа күрә Бәраәт кичендә күбрәк гыйбадәт кылыгыз».

Әйтелгәннәрдән күренгәнчә, Бәраәт кичәсендә кешеләрнең бер еллык гамәлләренә нәтиҗә ясалып, шул гамәлләр ахирәт «архивына» тапшырылыр. Кем дә кем бу кичтә тәүбә-истигъфарлар кылып кылган гөнаһлары өчен гафу үтенсә, ин шә Аллаһ, шул узган елда кылынган гөнаһлары кешенең гамәл дәфтәреннән сызылыр. Соңыннан алдагы бер ел өчен бөтен мәхлукатның, бөтен барлыкларның ризыклары, байлык вә ярлылык хәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, шул киләчәк ел эчендә туачак һәм вафат булачак кешеләр барысы да бу кичне билгеләнер.

Бәраәт кичәсендә намаз уку, дога кылу, әрвахлар өчен Коръән уку киңәш ителә. Бәраәт көнен ураза тотып уздыру пәйгамбәребезнең сөннәтедер.

Бәраәт кичәсенең әһәмиятен аңлата торган Пәйгамбәребезнең, башка бер хәдисендә болай диелә: «Шәгъбан аеның 15 нче кичен (Бәраәт кичәсен) гыйбадәт белән уздырыгыз. Көндез ураза тотыгыз, чөнки ул кичне Аллаһы Тәгалә кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә «рахмәнәзара», ягъни рәхмәт күзе белән карар вә шулай боерыр: «Юкмы гафу сораучы аны гафу итәм. Юкмы ризык сораучы аны ризыкландырам. Юкмы кайгылы вә авыру кеше шифасын бирәм. Моннан башка нинди теләкләр булса, сорасыннар бирермен, дияр вә бу хәл кояш чыкканчы дәвам итәр», дип әйтелгән.

Пәйгамбәребез әйткәнчә, Бәраәт кичәсе догалар вә теләкләр кабул була торган бер кич. Бу мөбарәк кичне үзебез, гаиләбез, балаларыбыз, милләтебез вә бөтен мөэмин кардәшләребез өчен дога кылып, Аллаһтан дөнья вә ахирәт бәхете сорарга кирәк.

Бәраәт кичәсен ничек үткәрергә.

Әлеге көнне кояш баер алдыннан 40 тапкыр: “Сүбхәнәллаһи, вәлхәмдүлилләһи вә лә иләһә илаллаһү вәллаһү әкбәр вә ләәхәүлә вә лә күәәтә иллә билләәһил галиийл газыйм” – дип кабатлау һәм 100 тапкыр пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләмгә салават әйтү яхшы.

Бу кичтә ахшам намазыннан соң 2 рәкәгат итеп, 3 тапкыр нәфел намазы укырга киңәш ителә. Аннан соң изге теләкләрне өмет итеп һәм мәрхүмнәр рухына багышлап “Йәсин” сүрәсен уку бик тә саваплы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иң мөһиме бу кичтә барлык тормышыңны күз алдыннан үткәрү. Бер кем дә үзенең Раббысы Аллаһы Тәгалә каршына кайтачагын онытырга тиеш түгел. Кем бу кичәне бушка үткәрә, ул зур өстенлектән мәхрүм кала. Әлеге вакыйганы көндезен ураза тотып кичен гыйбадәттә уткәрү бик саваплы.

Бәраәт кичәсе өч тапкыр Йәсин сүрәсен тулысынча уку яхшы.

Беренче тапкырында дөньяда да ахираттә дә бәхетле булу өчен укыла. Укырга керешер алдыннан түбәндәгечә ният әйтелә:

“Йә Раббым ният кылдым дөньяда да ахираттә дә бәхетле булу өчен Йәсин сүрәсен укымакка — Раббым кабул ит”. Аннан Йәсин сүрәсе укыла аңардан соң Бәраәт догасы (дога аста).

Икенче Йәсинне озын, хәерле, иманлы гомер сорап укыйлар. Ният мондый тәртиптә әйтелә:

“Йә Раббым бу дөньяда озын, гыйбадәтле гомер насыйп булсын өчен Йәсин укымакка ният кылдым — Раббым кабул ит” һәм тагын икенчегә Йәсин укыла аннары шул ук Бәраәт догасы кылына(дога аста).

Өченче “Йәсин”не укыр алдыннан ният кылу тәртибе:

“Раббым, мине, гаиләмне һәм якыннарымны бөтен начарлыклардан саклар өчен һәм ризыкларыбызны мул итүең өчен “Йәсин” укымакка ният кылдым, Раббым, кабул ит”.

Йәсин укыла, аны тәмамлаганнан соң, Бәрәат догасы укыла.

Бәрәат догасы.

Әй Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк ит һәм бәхетлеләр дәфтәренә яз. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Коръән-Кәримеңдә: “Аллаһ Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүһул-мәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә калдырыр, сөртелмәслек итәр”, — дип әйтәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре