Бу – киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлеге дә
“Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр быел да призлы урыннарны яулады.
Алар “Абилимпикс” инвалидлар өчен һөнәри осталык чемпионатында катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
Үзәктә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Белгечләр бик көчле. Һәрберсе үз вазыйфасына намус белән, күңел биреп карый. Әмма балалар, өстәвенә, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булганнар белән эшләүгә ул гына җитми. Монда һәрберсенә шәхси якын килергә, аларның укытучысы, тәрбиячесе генә булып калмыйча, киңәшчесе, хәтта сердәшчесенә әверелергә, кызыксындыра белергә кирәк.
Хезмәт белгече Гөлнара Салихҗанова әнә шундыйлардан. Аның ярдәмендә балалар нинди генә һөнәр үзләштерми дә, нинди генә эш серенә төшенми. Тегү, бәйләү, чәч ясау, ашарга пешерү, ресторандагыча кунак өстәле әзерләү һәм тагын бик күп хезмәтләргә өйрәнә үзәктә тәрбияләнгән балалар.
Алай гына да түгел, төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр дә яулыйлар.
Шундый бәйгеләрнең берсе “Абилимпикс” инвалидлар өчен һөнәри осталык чемпионаты.
– Ул ел саен үткәрелә, бөтен дөнья буенча миллионлаган кешене берләштерә һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең мөмкинлекләренә традицион карашларны үзгәртә. Күпчелек егетләр һәм кызлар өчен үз осталыкларын күрсәтү һәм шулай ук тәҗрибә туплау – киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлеге дә, – диде Гөлнара Салихҗанова.
Арчаның “Өмет чаткысы” тернәклән-дерү үзәгендә тәрбия-ләнүчеләр быел да әлеге чемпионатның төбәк этабында үз осталыкларын күрсәтте һәм лаеклы урыннар яулады.
– Бәйгегә әзерлек буенча эш ел дәвамында алып барыла. Балалар осталык дәресләренә йөрде, һөнәрләр белән танышу өчен предприятиеләргә һәм уку йортларына экскурсияләргә барды, – диде хезмәт белгече Гөлнара Салихҗанова. – Һөнәри осталык бәйгеләре интеллект үсешен, һөнәри белемнәрен һәм күнекмәләрне камилләштерү өчен уңай мохит булдыруга мөмкинлек бирә, һөнәри өлкәдә иҗади эшчәнлек тәҗрибәсен формалаштыруга ярдәм итә.
Бәйге җиңүчеләре:
“Ресторан сервисы” компетенциясендә Назыйм Нәкыйпов – өченче,
“Чәчтараш сәнгате”ндә Эльвина Госманова – өченче,
“Флористика”да Зәринә Фазылҗанова – икенче,
“Ыргак энә белән бәйләү”дә (крючок) Гүзәл Вәлиева – беренче, Илүс Галимов – дүртенче,
“Адаптив физкультура” буенча Илүс Галимов – икенче,
Зәринә Фазылҗанова – дүртенче,
“Виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны эшләү” буенча Рияз Хәбибуллин – дүртенче,
“Сынлы сәнгать” буенча Камилә Ганиева – дүртенче,
“Тегү” компетенциясе буенча Эльвина Госманова дүртенче урынны яулаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев