Бүген, 3 гыйнварда, Арчада кая барырга була?
Яңа ел яллары дәвам итә.
Яңа ел ялларын Арчада ничек актив һәм файдалы итеп уздырырга?
Бүген, 3 гыйнварда, яшь дусларыбызны көндезге 12дән 14 сәгатькә кадәр стадионда кече сәхнә янында балалар өчен “Яңа ел маҗаралары” күңел ачу программасына көтеп калалар. Ә кичен 18.30дан 20 сәгатькә кадәр милли йортларда Яңа ел мастер-класслары, балалар өчен музыкаль-хәрәкәтле уеннар үтәчәк. 19 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр кече сәхнә янында кичке концерт. 20 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр исә дискотека.
Актив ял итәргә яратучылар өчен стадионда яаңгы юлы ачык. Үз чаңгыгыз булмаса, иртәнге 8дән кичке 9га кадәр стадионда алып торырга мөмкин. 18.15 – 19.15 сәгатьтә Боз сараенда күмәк шуу оештырыла.
Китап укырга яратучылар өчен Үзәк китапханә ишекләре ачык. Биредә сезне бүген иртәнге 9дан кичке 4кә кадәр көтәләр.
Ялларыгыз күңелле һәм файдалы үтсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев