erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Бүген – чын геройлар вакыты

Газетабызда Мәскәүдә гомер итүче Людмила Сайгадинованың “Сугыш белән беркетелгән туганлык” язмасы бастырылган иде. Мәкаләдә Людмила Сайгадинова әтисе Хасмагомед Сайгадинов һәм якташыбыз Гани Сафиуллинның еллар белән сыналган дуслыгы турында язган. Аннан Людмила Сайгадинова оныгы Мостафа белән үзе дә Арчага кайтты. Ул Гани Сафиуллинның туган ягында һәм аның музеенда булды.

Күптән түгел үзеннән рәхмәт хаты килде. 

“Хөрмәтле Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, район газетасы мөхәррире Исрафил Насыйбуллин! Арча шәһәрендә җылы һәм эчтәлекле очрашу оештыруыгыз, игътибарыгыз һәм кунакчыллыгыгыз, Мостафа белән безгә күрсәткән ихтирамыгыз һәм кайгыртуыгыз өчен сезгә зур рәхмәтлемен. Бөек Ватан сугышы Геройлары турында мәгълүматлы һәм тәэсирле сөйләве өчен Иске Кишет авылындагы Гани Сафиуллин музее директоры Гөлфия Габитовага, шулай ук район газетасы хәбәрчесе Гөлнур Миннебаевага да рәхмәтемне белдерәм”, – дип яза ул.
Ул район халкын яңа ел белән котлаган, бу елда махсус хәрби операция тәмамланып, егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләгән. “Бүген – чын Геройлар вакыты. Алар Ватаныбызны батырлык һәм ныклык белән саклый. Безнең Ватаныбыз – Россия!” – дип тәмамлаган хатын  Людмила Сайгадинова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев