erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Бүген салкынча һава торышы фаразлана

Алдан белеп торуың хәерле.

Бүген, яңа 2025 елның беренче көнендә, Татарстанда төньяк циклонның атмосфера фронты узу сәбәпле, тотрыксыз, салкынча һава торышы фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән бераз кар явачак. Кайбер урыннарда буран чыгарга һәм күз күреме начарланырга мөмкин. Казанда көчле явым-төшем ихтималы юк.

Көндез җил көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә исәчәк. Урыны белән, әмма Татарстан башкаласында түгел, аның тизлеге 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Юлларда кар көртләре, урыны белән бозлавык була.

Төбәктә көндез һава температурасы -2..-7 градус, ә Казанда -4..-6 градус фаразлана

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре