erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүгенге көнгә Арча районы территориясендә 253 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Быел Арча районы территориясендә 253 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 17 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Шунысы гына куандыра, һәлак булучылар юк.

Әлеге һәлакәтләрнең сәбәбе нәрсәдә? Бу хакта без Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов белән әңгәмә кордык.

Соңгы вакытта, ишетеп тә, күреп тә, белеп тә торабыз, юл һәлакәтләре саны бик күбәйде. Кая күз салма, шундый хәбәргә юлыгабыз – машиналар бәрелешкән, кешеләр һәлак булган, зыян күргән, балалар ятим калган. Ишеткән саен йөрәк жу итеп китә. Сугышсыз кырыла кеше.
– Татарстан Республикасында бу елның биш аенда 1196 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларда 85 кеше һәлак булган, 1458 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда юл-траспорт һәлакәтләре саны 34кә, зыян күрүчеләр, тән җәрәхәтләре алучылар саны 16 кешегә арткан. Дөрес, һәлак булучылар саны 20 кешегә кимегән. Әмма бу куанычлы сан димәс идем. Чөнки һәр кешенең тормышы өзелүе якыннары, гаиләсе, балалары өчен зур кайгы, – диде Рөстәм Хәкимов.
– Арча районы территориясендә юл һәлакәтләре, аларда зыян күрүчеләр саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда артуга барганмы, әллә кимегәнме?
– 253 юл-транспорт һәлакәте булу – ул район өчен бик күп инде. Әмма шунысы сөендерә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда аларның саны 28гә кимрәк. Узган ел бер кеше һәлак булса, быел бу чорда берәү дә үлмәде. Ә менә зыян күрүчеләр саны, кызганыч, сигез кешегә артты. Узган ел биш айда 9 кеше тән җәрәхәтләре алган булган.
– Кеше үлеменә китерә торган юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре нәрсәдә? 
– Төп сәбәпләре һаман да шул бер нәрсә – тизлек режимын арттыру, рөхсәт ителмәгән урында каршы яктан хәрәкәт итү полосасына чыгу һәм башкалар. Аннан юлда машиналар колоннасы күргәнегез бармы? Шул вакытта үз җаена гына бармыйлар, каршы яктан машина киләме-юкмы, узарга өлгерәләрме-юкмы, яхшылап инанмыйча алдагы машиналарны узып китәргә ашыгалар. 
– Юл-траспорт һәлакәтләре федераль юлларда күбрәк теркәлә булса кирәк?
– Юк, алай дип кенә әйтмәс идем. Районнар җирлегенә кергән юлларда да еш очрый. Мәсәлән, республикада булган юл-транспорт һәлакәтләренең 890ы шундый юлларда булган. Һәм аларда 27 кеше үлеп, 1033 кеше тән җәрәхәте алган. Бу хәтта узган елның шушы чоры белән чагыштырганда күпкә артык та. Юл-транспорт һәлакәтләре саны 52гә, һәлак булучылар 2 кешегә арткан. Төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алучылар саны да кимү ягында түгел.
 – Балалар катнашында юл һәлакәтләре булу аеруча аяныч. Яши дә башламаган килеш һәлак була сабыйлар. Быел балалар катнашында күпме юл-транспорт һәлакәте теркәлде?
– Әйе, кызганыч. Андый һәлакәтләр быел да бар. Республика территориясендә 16 яшькә кадәрле балалар катнашында 159 юл-транспорт һәлакәте булса, шуларда дүрт бала үлгән, 172 бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда балалар катнашындагы юл һәлакәтләре саны сигезгә, зыян күрүчеләр саны 11гә арткан. 
– Ә безнең районга килгәндә? Андый юл-транспорт һәлакәтләре булдымы?
– Арча районы территориясендә балигъ булмаган яшьтәге балалар катнашында 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, ике бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алды. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда әлеге саннар, кызганыч, арту ягында. Бу урында әти-әниләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Балаларыгызны игътибарсыз калдырмагыз, контрольдә тотыгыз, транспорт чарасы ачкычын алып, үз белдеге белән идарә итүгә юл куймагыз. Бер районда шундый очрак булды. 12 яшьлек бала квадрациклга утырып олы юлга чыккан. Әти-әниләре контроленнән башка. Ярый, автоинспекторлар вакытында күреп алып, баланы әти-әниләре кулына тапшырган һәм бала йөк машинасы астына эләкми калган. Хәзер аңа һәм әти-әниләренә карата карарны балигъ булмаганннар эшләре буенча бүлек чыгарачак. Хәтерләсәгез, 2021 елда Мамадыш районында шуңа охшашрак бер очрак булды. 12 яшьлек кыз бала квадрацикл белән идарә итеп, коймага килеп бәрелде. Һәм ул алган яралардан хастаханәдә һәлак булды. Шуңа әти-әниләргә кабат мөрәҗәгать итәм: балаларны күзәтүсез калдырмагыз, алар белән даими рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерегез, ничек юл аркылып чыгарга, светофор сигналларын үтәргә, юлның куркыныч урыннарында үзләрен ничек тотарга – барысын да белеп, исләренә төшереп торсыннар. Караңгы вакытта киемнәрендә яктылык кайтаручы элемент булсын. Аны да истән чыгармагыз. 12 яшькә кадәрге балаларны машина салонында махсус утыргычларда гына йөртергә кирәк. Куркынычсызлык каешын машинада булган һәр кеше тагарга тиеш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Агачка килеп бәрелгән
1 апрельдә иртәнге алтынчы яртылар тирәсендә Чиканас авылында юл-транспорт һәлакәте теркәлә. Авылның Совет урамы, 50нче йорты янында була ул. “ВАЗ-2112” машинасы тиешле тизлекне сакламый һәм агачка килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, машина белән идарә итүче, пассажиры төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре ала. 
Рөстәм Хәкимов: Бу юлы да шул ук сәбәп – тиешле тизлекне сакламау.  Юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу машина белән идарә итүчегә генә түгел, пассажирына да зыян китерә. Өстәвенә, йөртүчесе машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.
 

Машина юл кырыена төшеп капланган
29 апрельдә Арчада тагын бер юл-транспорт һәлакәте теркәлә. Анда да ике кеше зыян күрә.
Рөстәм Хәкимов: Иртәнге тугызда була ул. Арча ягыннан Казанга таба баручы “Фольксваген Терамонт” автомобилен йөртүче юл кырыенда туктап торган урыннан хәрәкәт итә башлый. Ул сулга борылганда үз маневрының куркынычсызлыгына инанып бетми һәм шул уңайдан килүче “Тойота Королла” машинасы белән бәрелешә. Бәрелгәннән соң “Тойота Каролла” машинасы белән идарә итүче идарәне югалта һәм юл кырыена төшеп каплана. Нәтиҗәдә, йөртүчесе һәм пассажиры төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алып хастаханәгә озатыла. Хәрәкәт итә башлаганда һәрчак игътибарлы һәм сак булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев