Бүре һәм язылмаган законнар
Минем үземә беренче тапкыр бүрене балачакта күрергә туры килде. Безнең авылның тимерче алачагы ике урам арасындагы елга буенда урнашкан иде. Без малайлар мәктәптән кайткач шунда төшәбез. Анда Абдулла абый белән Миннегали абый эшли. Алар безгә күрүк (һава өрдерү җайланмасы) басып торуны йөкли. Аны басуга ут дөрләп яна башлый.
Бервакыт әлеге абыйлар миңа авылга менеп нәрсәдер алып төшәргә куштылар. Ишекне ачып чыгуга елга буйлап якынлашып килгән соры җәнлек күрдем дә, тиз генә кире борылып кердем: “Анда зур эт бар“, – дип кычкырдым. Абдулла абый белән Миннегали абый икесе дә аучылар. Алар тышка чыгуга: “Бүре бит бу!“ – дип әлеге җәнлекне ташлар белән куып җибәрделәр.
Сугыштан соңгы еллар бу. Сугыш елларында безнең якларга бүреләр килеп тулган, аучылар юк, алар сугышта. Әни кечкенә этләрен бүре алып китте, дип сөйли иде. Мөхәммәт Мәһдиев сугыш елларында Гөберчәктән Үрнәккә педучилищега урман буйлап җәяүләп йөрүләре, бүреләрнең еш очравы турында яза. Әмма бүреләрнең кешеләргә ташлануы турында беркайда да укыган юк.
Кешеләрнең әлеге соры ерткычларны күрә алмавы, алардан өркүе геннар буенча киләдер. Йорт хайваннарына һөҗүм итеп зур зыян салган инде алар. Салам түбәләрне тишеп абзарларга кергәннәр, көтүләрдә сарык, атларга һөҗүм иткәннәр.
Узган гасырның 30нчы елларында хөкүмәт тарафыннан бүреләр законнан тыш, дип игълан ителә. Колхоз территориясендә бүре аткан кешегә һәр бүрегә бер исәбеннән сарык бирелгән, дәүләт премия дә биргән әле. Бу закон әле дә көчендә, дип язалар. Әмма инде колхозлар гына юк...
Бүреләргә караш төрле. Балтыйк буе илләрендә, АКШта, Канадада бүреләр закон белән саклана. Алар санитар ролен үти, авыру хайваннарны аулыйлар, чир таралырга, баш саны артырга юл куймыйлар.
Мин урманнарга ауга 1975 елда йөри башладым. Ул елларда да бүреләр бар иде әле. Урманнар пошилар, ак куяннар белән тулы иде. Кем әйтмешли, бүре дә тук, сарык та исән. Табигатьнең язылмаган законнарын бозарга ярамый аның. Чылбырның бер буынын өзсәң бар да бетте, дигән сүз. Үзләрен аучы дип санаучы шома егетләр табигатькә дә үз “законнары“ белән килеп керделәр. Вертолетлар, кар чаналары белән урман-кырларны айкап зур зыян салдылар. Безнең районда соңгы бүрене Чиканас урманыннан куып төшеп бер хуҗалыкның абзарында атып үтерделәр.
Шуннан нәрсә күрәбез: кыргый этләр күбәеп инде кешеләрне үтерә башладылар, төлкеләр корчаңгы белән авырый, котыра. Урманнарга кабаннар алып кайтып үрчеттеләр, аларда без гомер ишетмәгән африка чумасы дигән чир килеп чыкты…
Фото: ИИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев