erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Быел Кара диңгез буенда нинди җәй көтелә?

Коронавирус пандемиясе күпләрнең җәйге ялга планнарын бозды. Бу җәйне чит илгә чыгып булмаячак. Эчке туризмга игътибарны юнәлтсәк, быел безне нинди җәй көтә соң?

Илнең күп төбәкләрендә изоляция режимы июнь урталарына туктатылырга тиеш. Шуңа үзебезнең Кара диңгез буена күпләр бара алырга мөмкин.

Синоптиклар билгеләвенчә, Кырымда җәй башы җылы булачак – 23-25 градус. Кайбер көннәрдә моннан да югарырак һава температурасы көтелә. Яңгырлар да бераз булмакчы. Июльдә Кырымда һава температурасы 32 градуска кадәр җылыначак, кайбер көннәрдә 35кә кадәр күтәреләчәк. Август башы шулай ук җылы булачак, ай уртасында бераз суытачак – 23-26 градус җылылык көтә, ә ай ахырында янә 30 градус эссе була, дип ышандыра синоптиклар.

Краснодар краенда җәй яңгырлар белән башланачак, ә июнь уртасыннан соң 25 градус җылылыктан югары булачак, дип ышандыралар. Ай ахырында көчле яңгырлар, яшен вәгъдә итәләр. Июльдә Краснодарда бик эссе булмакчы – 30-35 градус. Синоптикларга ышансак, август та бу төбәктә эссе булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: zen.yandex.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Biel-Kara-di-gez-buenda-nindi--y-k-tel-274043/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X