Чакыру килсә, хезмәт итәргә барам!
Электрон челтәрләрдән күреп алдым: Әфганстанда хезмәт иткән Марат Сөнгатуллин вафат. Таныш йөз, таныш кеше. Әфганчылар белән очрашуларда катнашмый калмый иде. Нәрсә булган?
Шунда ук районның “Сугышчан дуслык” оешмасы җитәкчесе, үзе дә Әфганстанда хезмәт иткән подполковник Сергей Баһаветдинов белән элемтәгә чыктык. “Дөрес хәбәр, – диде Сергей Лимусович. – Бик кызганыч. Төнлә йөрәге кинәт туктаган. Әфганстанда тауларда разведчиклар ротасында хезмәт итте. Актив, булган кеше иде. Чын иптәш. Оста эретеп ябыштыручы. Менә дигән һөнәр иясе! Гаражында да шәхси заказлар эшләде. Быел безнең районда Әфганстанда хәрби хезмәт иткән өченче ветеран вафат. Барысы исән-сау 104 ветераныбыз бар. 54е мәрхүм. Азая барабыз...”.
Без бу турыда, гаиләсенең кайгысын уртаклашып, газетабыз сайтына да язып элдек. Көтеккә җирлиләр икән дигән хәбәрне ишетүгә, күрше авылда Төрнәледә яшәүче һәм шулай ук Әфганстан утын кичкән Фәнис Тимашев белән сөйләштек. “Әйе, Көтеккә җирлиләр, – диде Фәнис. – Чөнки әнисе шушы авылдан. Маратның хатыны Зәкия дә Көтектән, фермер Дамир Шакирҗановның апасы. Марат бик шат күңелле, тырыш кеше иде”.
Әфганчылар белән очрашуларда күп тапкырлар катнашкан бар. Күкрәге тулы бүләкләре белән (“Батырлык өчен” медале һ.б.) Марат Сөнгатуллин килми калмый иде. Очрашуларга барган саен әфганчылар белән сөйләшәбез, армиягә малай гына булып китеп, олыгаеп кайткан ир-егетләрнең баштан кичкәннәрен тыңлыйбыз: “Башта Әфганстанга килеп төшкәч, сәер тоелды, таң алды, бар да автомат тотып йөри, аннан ияләндек... Югалтулар күп булды. Машинада янып үлгән дус егет Володя (молдован) әле дә күз алдымда... Гамьсез малайлар булып киткән идек, тормышның, туган җирнең, әти-әнинең кадерен аңлап, олыгаеп кайттык...”, “...Әфганстанда 50 килолы йөкне күтәреп кәҗә йөри торган тауга менәсең. Тау-га менгән саен кислород азайганнан-азая, астагы эсселек тә салкыная бара. Менә шундый шартларда хезмәт иттек без”, “Эсселек, корылык, сусызлык. Тәндә җыерчык саен бет... Киемнәрне керосин белән юабыз”, “Үлем белән очрашуы, иптәшләрне югалтуы бигрәк тә авыр”, “Бавыр нәрсә өчен беткән дип уйлыйсыз?! Коеларга дош-маннар агу салырлар иде... Тиф, гепатит. Кышлакларда Әфганстан кешесе көндез гади эш кешесе, төнлә дошман... Нервылар бетте...”. Ә тетрәнүләр эзсез үтми. Узган ел 60ын тутырган Маратның да йөрәге кинәт туктый...
Ветеранның өенә бардык.
– Әфганстан утыннан исән кайткан бала бит ул, – дип елый әнисе Рауза апа. – Төнлә “аталар, торыгыз”, дип сикереп торып йөгергән вакытлары булды. Тауга сусызлыктан авызга вак чуерташ кабып менәбез, авыз эче кипми, юеш була, дип сөйләр иде, һәлак булган иптәшләрен кызганып, сагынып елады. Әфганстан турында сөйли алмады... Күңеле тулыр иде. Бүген дөньялар тыныч түгел. Шуңа да бик нык борчылды ул.
– Телевизордан яңалыкларны карап барды, – дип сүзгә кушылды хатыны Зәкия. – Чакыру кәгазе килсә, хезмәт итәргә барам, диде. Менә нинди патриот иде ул!
Алар бергәләп бер кыз, ике ул тәрбияләп үстерәләр. Хәзер аларның һәркайсының үз тормышы. Бар да Арчада яши. Зәкия өйдә берүзе калса да, ул ялгыз түгел. Балалары, оныклары янында. Бала хәсрәте дә кичергән алар. Кызының ике баласы юл фаҗигасендә һәлак булган. Ә йөрәк... берәү генә.
Йорт-җирләре бик матур. Бакчаны Зәкия гөлләр кебек тота. Ә Марат балыкка йөрергә яраткан. Гаражында тулы бер мастерской. Тимерне эретеп ябыштырып, ниләр генә ясамый! Капкасына чәчәкләргә кадәр үзе ясап куйган. Әле менә яңа сок чыгара торган җайланма ижат иткән. Ә хәзер, әнә, малайлары! Әтидән күреп нәрсә генә эшләмиләр! “Безнең Көтектә әнинең әтисе Зәки бабай үзе бер Кулибин иде! Техника серләренә бабайдан да өйрәндек без”, – дип сөйли егетләр Руслан белән Ринат.
– Бик матур яшәделәр, – дип сөйләде Рауза апа. – Бер-берсенә матурым дип кенә әйтерләр иде. – Оныкларга да мин шулай тату яшәгез, дип әйтәм. Китеп барды шул...
...Ана елый. Ил-көнгә тынычлык тели-тели елый. Яшәргә дә яшәргә иде бит әле, дип өзгәләнә... Хатыны Зәкиягә, балаларына да бик авыр... Аңлыйм хәлләрен. Быел шундый ук зур югалтуны үзебез дә кичердек. Шулай ук 1961 елгы, Көек егете, әфган сугышына беренче булып кергән, десантчы, ирем Юныс улы Идрис Надршинны мартта соңгы юлга озаттык. Йөрәкне сызып искә төшә... “Сельхозхимия” берләшмәсендә алдынгы “КамАЗ” шоферы булып эшләде. Аннан шәхси "КамАЗ"ында йөк ташыды. Тормышны алып бара торган әйбәт кеше иде. Йорт-җирне менә дигән итеп тотты. Нәкъ үзе кебек гәүдәле (һәм төскә-биткә дә!) игезәк улларыбыз бар. Ил-көннәребез тыныч булсын, дип теләргә инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев