erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Чираттагы коткы гына бу”

– Чираттагы коткы гына бу. Дөрес, транспорт чаралары белән идарә итүчеләрне мәҗбүри медицина тикшерүе үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертелә. Анысы да Яңа елдан соң гына.

Транспорт белән идарә итү таныклыгын алу яки вакыты үтеп алыштыру буенча интернет челтәрләрдә соңгы вакытта бик күп сүзләр йөри. Имеш, медицина белешмәсе алу хәзер (төгәл көне дә билгеле – 22 ноябрьдән соң) ике-өч тапкырдан да артыгракка төшәчәк. Шушы вакытка кадәр арзан бәядән медицина тикшерүе үтеп, права алып калырга теләп, хастаханәдә һәм ЮХИДИ бүлекчәсендә зур чиратлар барлыкка килде.

Бу дөрес мәгълүматмы, әллә Яңа ел алдыннан кешене чираттагы тилертү генәме? Шушы сорау белән без ЮХИДИ бүлекчәсенең имтихан алу бүлеге начальнигы полиция майоры Нияз Бариевка мөрәҗәгать иттек.

– Мин дә андый хәбәрләрне интернет челтәрләр аша гына ишетеп белдем. Ә права алыштырырга теләүчеләр саны, чыннан да, бу көннәрдә күпкә артты. Хәтта 2020 елда права алыштырырга тиеш булганнар да алдан, быел алыштыра.

– Алай эшләп буламы?

– Әйе, була. Башта госуслугага теркәлергә, аннан шунда язылырга һәм түләргә кирәк. Госуслуга аша түләгәндә 30 процент ташлама ясала, ягъни 2000 урынына 1400 сум госпошлина түләнә.

Арча үзәк хастаханәсенә юл алдык. Анда да чират. “Кеше азайды әле. Иртән бик күп иделәр”, – диделәр безгә.

Чиратта торган егетләр янына бардым. Кайберләре яңа права алу, икенчеләре алыштыру өчен медицина тикшерүе үтәргә тора.

– Егетләр, интернет челтәрләрдәге хәбәрләргә ышанасызмы?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җаваплардан күренгәнчә, ышанучылары да, ышанмаучылары да бар. Кайберләре дөнья эшен белеп булмый, дип, права алыштыру срогы җиткәч, эшне бетереп куярга булган.

Арча үзәк хастаханәсенең поликлиника буенча баш табиб урынбасары Лилия Фәйзрахманова белән сөйләшәбез.

– Чираттагы коткы гына бу. Дөрес, транспорт чаралары белән идарә итүчеләрне мәҗбүри медицина тикшерүе үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертелә. Анысы да Яңа елдан соң гына.

– Бәяләр шулай бик нык артачакмы?

– Юк, әлбәттә. Дөрес, бераз  артыр. Әмма бик аз гына.

– Бу хакта ышандырып әйтә аласызмы? Сезнең исемнән языйкмы?

– Языгыз. Ышандырып әйтә алам.

        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X