erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чираттагы семинар Хәсәншәехтә узды

Профсоюз рәисләре районкүләм семинарының чираттагысы 100 еллык тарихы булган “Заманча педагогик технологияләргә нигезләнеп, укучыларның шәхси һәм социаль мөмкинлекләрен үстерү” темасын тормышка ашыручы Арча районы Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбендә 27 нче ноябрь көнне үткәрелде.

Эшлекле семинар “Салават күпере” балалар бакчасындагы эшчәнлек белән танышудан башланды. 2017 нче елда яңа биналы булган әлеге бакчада 2 төркемдә 30 бала тәрбияләнә. Мәктәпнең беренчел профсоюз оешмасында исәптә торучы 10  хезмәткәр  1,5 алып  7 яшькәчә булган сабыйларга тәрбия һәм белем бирә. Бакча эшчәнлеге белән танышканнан соң, эшлекле сөйләшү мәктәптә дәвам итте. Белем йорты директоры Сәләхов Ш.В. һәм профсоюз рәисе Гозәерова Л.Г. ачык йөз белән каршы алдылар. Мәктәпнең эш юнәлешләре һәм уңышлары белән танышканнан соң, профсоюз рәисләре, 4 төркемгә бүленеп, математика (укытучы – Сәләхова Г.М.), тарих (укытучы – Хабибуллина Г.Ш.), физик культура (укытучы – Мостафин Р.Р.), башлынгыч сыйныфта (укытучы - Таҗиева Г.С.) дәресләрен карадылар, укытучыларның укучылар белән аралашу, белем бирү ысулларын күзәттеләр. “2019 ел - Россиядә Театр елы” булуны күз уңында тотып,  беренчел профсоюз рәисләре өчен “Театр дөньясында” уен-тамашасы оештырылды. Әлеге күңелле чара концерт номерлары белән үрелеп барды.

Семинарның икенче өлешен территориаль профсоюз оешмасы лидеры Харисов В.В. дәвам итте. Теннис һәм бадминтон ярышларында җиңүләргә ирешкән профсоюз оешмаларына грамоталар тапшырылды. Шулай ук инде традициягә әйләнгән бер юнәлеш бу семинарда да чагылды: бер төркем профсоюз рәисләре “Новое слово” һәм “Мой профсоюз” газеталарына күзәтү үткәрделәр. Вакыйф Вагыйзович 2019 нчы елда башкарылган эшләргә анализ ясады, алда торган бурычлар белән таныштырды. Әлбәттә, яхшы эшләүчеләр макталды, ә үз вазифаларын төгәл үтәмәүчеләргә кызарырга да туры килде.

Мондый эшлекле семинарлар әле алга таба да дәвам итәчәк.

Гөлия Гыйбадуллина,

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Курса Почмак урта мәктәбенең

беренчел профсоюз оешмасы рәисе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X