erid:2VtzquqpS7d
Чишмәгә суга баргансың икән, ник чүбеңне калдырасың?
Арча яңалыклары

Чишмәгә суга баргансың икән, ник чүбеңне калдырасың?

Безгә Түбән Мәтәскәдән Нурзидә Гафиятуллина борчылып мөрәҗәгать итте.

- Түбән Мәтәскә авылына чишмәгә суга килүчеләр күп, - дип сөйләде ул. - Килсеннәр, суыннан файдалансыннар. Әмма ник чүпне шунда ташлап калдыралар?! Алар артыннан кем чүп җыярга тиеш?! Чүбеңне үзең белән ал. Рузилә чишмәсе яныннан кызым белән чүп җыеп йөрдек. Адәм көлкесе! Чишмә янын пычрату бернинди кагыйдәгә дә сыймый. Тәртипле, аңлы булыйк. Гөнаһын кая куярсың...


Арча хәбәрләре

Нет комментариев