erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чишмәбезне яңарттык

Чөмә Елга авылыннан матур хәбәрләр. Раушания Каюм кызы Каюмова яза.

Чөмә-Елга авылында чишмәбезне яңарту эшенә тотынганчы тирә-яктагы авыллардагы чишмәләрне карап йөрдек. Киңәшләр сорадык. Һәм эшкә тотындык.

Кечкенә булса да төш кенә дигән әйтем безнең Чөмә Елга авылы турында әйтелгән сүзләр, диярсең. Моннан дүрт ел элек пенсиягә чыгып Казаннан туган авылыбызга күчеп кайткач, күршеләребез Ярмиев Рафил, аның тормыш иптәше Ләйлә белән мәктәп янындагы тау асты чишмәсен яңартырга кирәк дигән карарга килдек. Авылыбыз халкы безнең уйларыбызны хуплады. Иң беренче эш итеп янын корыган, тәртипсез үскән агачлардан чистарттык. Төп көч пенсионерлар булганга текә тау астыннан кискән агачларны чыгару бик җиңел булмады. Күмәк эш тау күчерә, диләр. Агачларны чыгарып, чүпләрен яндырганнан соң бик матураеп калды чишмә юллары.

Авылыбызның олы яшьтәге апалары, су юллары ачылгач, бик сөенделәр. Шулай да берәр ел чишмәнең өстен капламаска булдык. Су юлын үзгәртер, дип шикләндек. Тау битләре бик текә булганлыктан чишмә төшә торган юлга баскыч ясатырга дигән фикергә килдек. Авылыбызда яшәүчеләр, кайткан кунаклар, яшьләр, дуслар, туганнар бик оешкан төстә матди ярдәм күрсәттеләр. Хәзерге заманда акчасыз берни дә эшләп булмый. Авыл җирлегендә эшләп килгән үзара салым программасы ярдәме белән тауның ике ягына да тимердән 14әр метрлы баскычлар ясалды. Елга аша салынган басманы да агачтан гына ясыйбыз дип тотынган идек, тимердән бик иркен, нык итеп ясап чыктык. 2023 елда чшмәбезнең өстен калайдан матур, нык итеп эшләдек. Җиңел генә тотынган эшебезне Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән оешкан төстә башкарып чыктык. Район башлыгы Илшат Нуриев та күреп киткән эшләгән эшебезне, бик хуплаган. Үзебез дә башлаган эшебезне бөтен кешегә дә ошарлык, уңайлы итеп башкарып чыга алуыбызга бик сөендек. Күңел ышанмаслык бит, 52 хуҗалыклы (яртысы җәен генә торалар) кечкенә генә авылда шундый зур эш эшләнде.

Чишмә янын гына түгел, аңа илтә торган юлларны да матур итеп күрәсе килә бит. Авылыбызның тынгысыз эш сөючән кешесе Фазыл Абраров тау башын чистартуга күп көч куйды. Яшь өрәңге агачлары урман булып ямьсезләнеп тау башын басып киткән иде. Шуларны кисеп, чүп-чарыннан арындырып матурладык. Кискән агачлар урынына 14 чыршы үсентесе утыртылды. Авылыбыз активистлары апалы-сеңелле Мәйсәрә апа белән Гөлсинә апа чишмә юлына ирис чәчәкләре утырттылар. Без чишмә яңартуда барлык эшләргә чын күңелләрен биреп булышкан Ярмиев Рафил гаиләсенә, Әхмәдиева Халидә апа гаиләсенә, Галәветдинов Фидаилгә, Галимов Даниярга һәм барлык авылдашларга чиксез рәхмәтлебез.

Сеҗе авыл җирлеге җитәкчесе Рөстәм Хәмидуллин һәр эшебезне хуплап, булышып йөрде. “Ак Барс” агрофирмасы җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов ярдәменнән ташламады. Авылыбызда тәмле кыяр, помидорлар үстерүче Наилә Харисовнага да авылыбыз халкы исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бик җиңел генә тотынган идек, чишмә яңартуның  эше күп булды. Чишмә яннарында ак ташлар уалып су юлларын каплаган булып чыкты. Уалган ташлардан су юлларын чистарту җиңел булмады. Авылыбыз халкына Аллаһы Тәгаләнең олы рәхмәтләре булсын, олысы-кечесе һәр эштә булышты. Уалмый торган кара таш эзләп таптык. Алып кайтырга кул астында транспорт та юк бит. Аллаһы Тәгалә үзе юлын күрсәтте, тракторны ындыр табагыннан таптык. Пай җиренә ашлык биргән көн иде, тракторчы егетебез Ташкичтән Дамир бик теләп риза булды. Алып кайту белән генә түгел, тау астына ташыйсы да бар ул ташны, чишмә тау астыннан чыга. Аллаһы Тәгалә көч биргәндер инде, ике трактор ташны ничек ташып бетергәнебезне дә сизмәдек. Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин таш боҗралар кайтартып, техникасын табып, шул боҗраларны чишмә суы җыеласы урынга урнаштырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аерым рәхмәт әйтәсе килә Курса Разъездында яшәүче Миннехатыйп абый белән Флера апай гаиләсенә. Бу гаиләнең барлык балалары, оныклары, кода-кодагыйлары үзләреннән матди ярдәм итте чишмә эшләренә. Шулай ук аларның ян-як күршеләре Җәлил абый белән Фәүзия апага, Рафыйк гаиләсенә рәхмәтлебез.  Изге эш җирдә ятмый, диләр. Исемнәре әйтеп үтелмәгән, кем акчалата, кем хезмәте белән чишмәбезне яңартуга үз өлешен керткән, Аллаһы Тәгалә аларга күрсәткән изгелекләренең меңе белән үзләренә әҗер савабын бирсен. Чишмәбезнең суы саекмасын, авылыбыз яшәрсен, матурлансын!  Чишмә эшләренә ярдәм итүчеләрнең исемнәрен кәгазь битләренә сыйдыра торган түгел. Саф сулы чишмәнең суын эчкәч, теләкләреңне телә, ә чишмә ул теләкләреңне кая илтергә белә, дигән әйтем дә бар бит. Изге теләкләрдә булыйк.

Раушания Каюм кызы Каюмова.

Чөмә Елга авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре