Читекчеләр данын югалтмыйк
Матур очрашу.
Журналист булып эшләү дәверендә Арчаның милли аяк киемнәре фабрикасы турында бер генә язмадым. Район газетасының 2013 елның 23 гыйнвар санында “Эх, Арча читекләре...”, – дигән баш астында чыккан язмамны болай дип башлаганмын: “Әниләр буыны чиккән чүәк кияргә яратты. Җиңел дә, матур да, дип. Эх, әни белән бергә тәмле күн исе килеп торган чүәкләрне кире кайтарасы иде... Күпме кешене эшле иткән нинди зур предприятие иде ул. Кызганыч, таркалды. Арчаның данын еракларга тараткан чүәк, читекләрне ничек бетермәк кирәк?! Моңа күңеле әрнүчеләр күп булды”. 2015 елның 24 апрелендә “Чүәкчеләр данын югалтмыйк” дигән мәкаләмдә 3нче һәм 2нче дәрәҗәдәге Хезмәт даны ордены белән бүләкләнгән, предприятиедә сынау цехында эшләгән, тормыш иптәше Суфия апа белән гомерен шушы хезмәткә багышланган Әнәс Гыйләҗиевның борчылып әйткән сүзләре китерелгән. “Милли аяк киемнәре” берләшмәсен нишләп тараттылар? Шуңа җаным әрни”, – ди ул. “Казан арты” тарих-этнография музеенда үткәрелгән очрашуга килде ул. Кулына гармунын алды...
Фабрика ябылса да, аның эшен дәвам итүчеләр бар. Предприятие җитәкчесе булып эшләгән Илдус Гайнетдинов та бу юнәлештә шәхси эшен ачты. Әлеге берләшмәдә модельер-конструктор булып эшләгән Айрат Солтанов шәхси эшмәкәрлектә күн-чигү эшләрен дәвам итте. Арчада үз йортында күн аяк киемнәрен чигүче Фәридә Кәримуллина белән дә очрашкан бар. Өендә түбәтәй чигүчеләр байтак. Ә менә районда күн-чигү осталарын берләштерүче бер рәсми предприятие юк.
Илдус Гайнетдиновка кадәр фабрикада җитәкче булып эшләгән Мәсгут Хәкимов та очрашуга килде. Партия оешмасы секретаре булып эшләгән Розалия Шәяхмәтова, профсоюз оешмасы рәисе Филсинә Сафина... – зал тулы ветераннар. Заманында бергә эшләгән чүәкчеләр, читекчеләр күрешәләр, кочаклашалар, үзара хәл-әхвәл сорашалар. Сезне күргәч, чүәк фабрикасына килеп кергәндәй булдык, дип хис-тойгыларын белдерәләр. Үзе бер дулкынландыргыч манзара.
Ветераннар белән сөйләшергә, хәлләрен белергә район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина килде, район мәдәният йорты үзешчәннәре (заманында күбесе шушы чүәк фабрикасында эшләгән, Расих Галимҗанов, Нәсимә Гарифуллина һ.б.) җырлап, күңелләрне күтәрде, хатирәләрне яңартты.
Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина, фабрикада кадрлар бүлегендә эшләгән Алсу Зыятдинова, музей хезмәткәрләре бергәләп очрашуны оештырганнар. Күңелле һәм дулкынландыргыч очрашу булды ул. Кичәне “Казан арты” тарих-этнография музееның тарих бүлеге мөдире Ленар Гобәйдуллин алып барды. Очрашу Арча милли аяк киемнәре фабрикасы турында төшерелгән фильмны күрсәтү белән башланып китте. Бар да тын калып, фильмны, үзләренең фабрикада эшләгән яшь чакларын карады. Чыгыш ясаучылар фабрикада эшләгән еллары турында сөйләделәр. Бар да кире кайтарасы иде милли аяк киемнәре эшләүче фабриканы, дип сөйләделәр. Заманында 1500 кешене эшле иткән фабрика бит ул! Очрашуга килгән таныш йөзләрне күргәч – бар да заманында фабрикада эшләгән икән дип исләрем китте.
Фабрикада хисапчы-экономист булып эшләгән Рәсимә Шакирова ире һәм үзе ягыннан да нәселләре белән чүәкчеләр булганнар. “Бөтенегез шундый якын, барыгызны да кочаклыйсы килә, – дип дулкынланып сөйләде ул. – 15 яшьтән чүәктә мин. Башта Колачыда эшләдек. 1972 елда Арчада чүәк фабрикасы ачылгач, Арчага автобуска төялеп эшкә йөрдек. Эшләгән кешеләргә квартиралар бирделәр. Ял да иттек, эшләдек тә”.
– Безнең татар читекләрен, түбәтәйләрен бөтен дөньяга таныткан кешеләр сез, – дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Без сезнең белән горурланабыз. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Бүгенге очрашуда әйткән фикер, теләкләрегезне исәпкә алачакбыз, бу юнәлештә инде билгеләнгән уй-фикерләребез дә бар. Шулай очрашып торырга язсын. Сорауларыгыз булса, ишекләр ачык.
Тарихка күз салыйк. Күнне сәнгатьчә эшкәртү, сафьян һәм юфть дип аталучы йомшак күннән затлы әйберләр, аяк киемнәре тегү белән борынгы бабаларыбыз – Идел буе болгарлары ук танылган булган. Бу турыда археологик казынулар вакытында табылган мәгълүматлар да, рус елъязмаларындагы истәлекләр һәм башка тарихи чыганаклар да сөйли. Сафьяннан каелган бизәкле читекләр һәм башмаклар XIX гасырда ук Бөтенроссия һәм Европа күргәзмәләрендә төрле дәрәҗәдәге медальләр алган. 1883 елда, мәсәлән, татар читекләре Парижда зур алтын медаль, ә 1886 елда бронза медаль белән бүләкләнә. Тагын өч елдан соң татар осталарының әйберләре Париждагы Бөтендөнья күргәзмәсенә куела. Үткән гасырга, безнең Арча милли аяк киемнәре тарихына кайтсак, 1980 елда Лейпцикта үткәрелгән халыкара ярминкәдә Арча читекләренең дан казануы, алтын медальгә лаек булуы күпләрнең исендә. Ул заманда Арча берләшмәсе дөньяда милли орнаментлы аяк киемнәре чыгаручы бердәнбер предприятие булган, диләр. Арча фабрикасына хәтта Япония белгечләренә кадәр килә. Казанышлар турында озак сөйләп булыр иде.
“Арча милли аяк киемнәре” берләшмәсе тарихы Колачы авылыннан башланып китә. Җитештерүне киңәйтү һәм үстерү өчен авылда тиешле шартлар булмаганлыктан, фабрика Арчага күчә. 1972 елда Арчада ике катлы бина төзелә. 1972-1977 елларда фабриканы Василий Уваев җитәкли. 1986-1997 елларда – Мәсгут Хәкимов, 1986-1997 елларда – Илдус Гайнетдинов. Кызганыч, 2006 елда, икътисади кризис чорында дип әйтик, “Милли аяк киемнәре” акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге туктала. Биналары торак йорт итеп үзгәртелә.
Элеккеге җитәкчесе Илдус Гайнетдинов белән дә сөйләштек. Чыгыш та ясады. Милли аяк киемнәре эшен Арчада ачу, дәвам итү буенча аның үзенең уй-фикерләре бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев