erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 87 яңа очрагы теркәлгән

Республикада узган тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясеннән 21 кеше дәваланып терелгән

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 87 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 87 очрагы теркәлгән. Шулай итеп, арту буенча — 14 449 очрак», — дип хәбәр итте спикер.

Авдонина сүзләренчә, белгечләр тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенә 7,8 меңнән артык тест үткәргән. Авырулар белән элемтәдә булган 1537 кешене табиблар күзәтә.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков тәүлек эчендә коронавирустан республиканың 21 кешесе дәваланганлыгын әйтте. 

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/13-01-2021/tatarstanda-tagyn-87-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5798607

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев