erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чүпне ташлый да белергә кирәк

Якшәмбе көн кичке сәгать 6 тулганда зарланып шалтыраттылар.

"Без Арчаның шәрык өлешендәге Космонавтлар урамы 2а йорты буенча сезгә мөрәҗәгать итәбез, - диде шалтыратучы. – Безнең кафедан ерак түгел чүп контейнерлары урнашкан. Әмма тәртипсез кешеләр бар. Чүпне кафе каршына ук ташлап китәләр. Камера куймыйча булмас. Югыйсә, контейнерлар мәйданчыгы безнең яктан калай койма белән дә тотып алынган. Утырткан чыршыларга да зыян килә. Тәртипкә өйрәнәсе  иде...”.

Ватсапка фотосын да салды. Без шунда ук бу хәбәрне фото белән газета сайтына язып элдек. Укучылар күп булды. Язмада күтәрелгән проблемага фикерләрен әйтүчеләр генә күп булмады. Шулай да берәү “Чери торган бакча чүбен ник ташлыйсыз?” дигәнгә “Кирәк булса, үзеңә ал, бу бит чүп”, - дип язган. Рәхмәт, язмага битараф калмаганга.

Дүшәмбе көн эшкә килүгә әлеге урынга киттек. Безне генә көтеп торган диярсең, бакча чүбен төягән бер ханым тачкасын этеп әлеге чүплеккә бара иде. Дөрес, тәртип белән контейнерлар мәйданчыгына аударды ул чүбен. Кабак, ташкабак сабак-лары иде алар. “Ник бакчагызда гына чертмисез, менә дигән черемә булачак бит болар”, - дибез. “Безнең бакча кечкенә”, - диде  ханым.

 Ике ел элек черемә сатып алдык без. “Зил” машинасы белән китерделәр. Шушы черемәне бакчага керткәч, помидор, бәрәңге яфраклары куырылып килде. Ни хәл икән бу дип, агрономны дәштек. Ул бакчаны караганнан соң: “Химикатлар зыяны”, - диде. Күмәк хуҗалыкларда уңышны күп алу өчен ашламаны мулдан кертәләр, чүп үләненнән гербицидлар, корткычларга каршы химикатлар кулланалар. Шулар галәмәте инде бу. Үз черемәң кулаерак була түгелме соң?! “Без чери торган бер әйберне дә ташламыйбыз, хәтта кухнядагы ризык калдыкларын аерым савытка җыеп, кошларга сибәбез”,  - диючеләр дә күп.

Контейнерга кухня калдыкларын илткәндә бер ханым белән сөйләшеп киттек. Ул да кап белән чүп илтә иде. Әлфия дип таныштырды үзе белән. “Бакча калдыкларын нишләтәсез?” дигән сорауга менә ниләр сөйләде ул: “Бакчада чүп үләннәрен, яшелчә, җиләк-җимеш калдыкларын җыеп барып чертәбез. Артык алмаларны да, аерым чокыр казып, шунда  салып барабыз. Әллә каян черемә, тирес сатып алмыйбыз. Бакча чүбен ташлагыз дигән киңәшләргә дә колак салмыйбыз. Әнә, урманны карагыз сез, коелган яфраклары белән үзен үзе тукландырып тора. Ә аның җире – искиткеч сыйфатлы! Күпләр бакчадагы коелган яфракларны җыеп, тизрәк ташлау ягын карый. Бакчабыз бик әйбәт, җире күпереп тора, йомшак. Уңышны да мул алабыз”.

Арча шәһәре башлыгы урынбасары, Арча шәһәре Советы рәисе урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова белән сөйләшәбез. “Контейнерларга бары тик  өйдән чыккан каты калдыклар гына ташланырга тиеш, - дип аңлатты ул. – Шуның өчен халык акча түли. Контейнерлар ул бакча чүбе өчен түгел. Агач, җиләк-җимеш, яшелчә калдыклары җыела икән, бункер китертәсең, дөрес, ул түләүле. Әгәр дә калдыклар аз булып һәм бункерны кыйммәтсенәләр икән,  берничә күрше яки гаилә җыелып, бункерга заказ бирә ала. Һәм шулай ук ишегалды, бакчада  җыелган чүпне машина белән Арчаның чүп-чарны туплау полигонына илтергә була. Хәзер Россиядә, шул исәптән Татарстанда да каты коммуналь калдыкларны җыюны төбәк операторы тәэмин итә. Безнең Арчада контейнерлардагы чүпне алып китү белән  “Экосити 116” ширкәте шөгыльләнә. Элек чүпне көн дә алып китәләр иде. Ә хәзер төбәк операторы бу эшне график нигезендә оештыра”.

 “Экосити 116” ширкәте җитәкчесе Илмир Исламов: “Хәзер августтан контейнерлардагы чүпне график нигезендә ике көнгә бер алып китәбез, - дип сөйләде. – Бу контейнерлар тулып җитмәү сәбәпле шулай эшләнде. Безнең вазыйфага бары тик контейнерларны бушату эше керә. Ә ишегалды, бакча чүбен контейнерлар янына ташлап китәләр икән инде (ташлыйлар һәм тәртипсез рәвештә!) – без аларны алмыйбыз. Ул безнең вазыйфага керми”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Контейнерлар янындагы чүпне кем җыя? – дип сорыйбыз Арча шәһәре Советы рәисе урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗановадан.

– Бюджеттан өстәмә акчалар сарыф итеп, башка оешмага мөрәҗәгать итәргә туры килә.

Кем белән сөйләшсәм дә, чүп җыю мәсьәләсендә тәртип булырга тиешлеген әйтәләр. Бу турыда без район административ комиссиясенең баш белгече Илдар Нотфуллин белән дә сөйләштек.

– Контейнерлар куелган мәйданнарга менә нәрсәләр ташлау тыела: төзелеш материаллары, агач, үсемлек калдыклары, тирес, хайван, кеше тизәкләре, диск, аккумуляторлар һ.б. Контейнерлар мәйданчыгына рөхсәт ителмәгән калдыкларны ташлаучыларга ТРның Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3,6 маддәсе нигезендә 2000 сумнан 3500 сумга кадәр штраф каралган, - дип аңлатты баш белгеч.

...Редакциягә мөрәҗәгать итүче: “Халыкны тәртипкә чакырасы иде...” дип, җитди проблема күтәрә. Алга китеш бар үзе. Без чүпне  теләсә кая ташламыйча, контейнерга илтергә өйрәндек. Хәзер чүп ташлау кагыйдәләрен үтисе калды. Шәт, монысына да өйрәнербез. Тик ул тәртипне, киләсе бишъеллыкка калдырмыйча, бүген урнаштырасы иде. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, штраф сала күрмәсеннәр! Бездән торганын эшләргә кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дә: “Чисталык – иманның яртысы”, -  дип әйткән.

Ә бакча чүбеннән черемә ясау мәсьәләсенә килгәндә, тәҗрибәгезне газета укучылар белән  уртаклаша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев