erid:2VtzquqpS7d
Чыгарылыш студентларына бу очрашу кирәк иде
Арча яңалыклары

Чыгарылыш студентларына бу очрашу кирәк иде

Файдалы очрашу булды.

 Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятендә  чыгарылыш  төркем студентлары һәм Арча районы авыл хуҗалыгы  җитәкчеләре белән очрашу  булды. Чарада Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гатиятов Ренат Мансур улы һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Абдуллин Ленар Илсур улы һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты. Кунакларны сәламләү сүзе белән колледж директоры Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр  улы мөрәҗәгать итте. Ул һөнәрләр һәм белгечлекләр, "Профессионалитет"федераль проектында катнашу турында сөйләде. Ренат Гатиятов һәм Ленар Абдуллин студентларга авыл җирлегендә яшәүнең өстенлекләре, грантлар, яшь белгечләргә дәүләт ярдәме турында сөйләделәр. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы оешмалары яшь квалификацияле белгечләргә мохтаҗ. Аннары кунаклар колледжның матди-техник базасы белән таныштылар һәм мастер-классларда булдылар.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев