ДАИ хезмәткәрләреннән көтелмәгән, әмма күңелле сюрприз
Күңелле вакыйга
Бүген Арчада юлда күңелле һәм җылы атмосфера хөкем сөрде. Арча эчке эшләр бүлегенең ДАИ бүлекчәсе хезмәткәрләре Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан махсус акция үткәрде. Юл хәрәкәте инспекторлары машина йөртүче хатын-кызларны туктатып, аларны язның иң матур бәйрәме – 8 Март белән котлады.
Гүзәл затларга чәчәкләр һәм изге теләкләр тапшырылды. Инспекторлар аларга имин юллар, бәхет, сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде. Күпләр өчен мондый игътибар көтелмәгән, ләкин бик күңелле бүләк булды.
Әлеге чара юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерү, юлларда үзара хөрмәт һәм игътибар атмосферасын ныгыту максатын да куйды. Автомобильчеләр ДАИ хезмәткәрләренә рәхмәт белдереп, мондый матур традицияләр дәвам итсен иде дигән теләкләрен җиткерделәр.
Бәйрәм уңаеннан ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итә, аларга бәхет, шатлык һәм имин юллар тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев