Дамира Лотфуллина: «Нәкъ әнием кебек якын алар»
Район социаль яклау бүлегеннән өйгә барып хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәр турында язарга теләвебезне әйткәч, Казанбаштан Дамира Лотфуллинаны күрсәттеләр.
Өйгә барып хезмәт күрсәтүче бүлекчә мөдире Гөлүзә Гарифҗанова белән Казанбашка чыгып киттек.
Без Дамира белән эш вакытында, социаль ярдәмгә мохтаҗ ветеран Роза апа өендә очраштык. Дамира бик ачык кеше булып чыкты. Якты итеп сөйләшә, Роза апаның урын-җирләрен, өстендәге күлмәген, оекларына кадәр рәтләп куя. Кан басымын үлчәп ала. Өстәлдә дарулары.
“Тиешле вакытта даруларын эчерәм, – ди. – Безне социаль яклау бүлегендә белгечләр авыруның хәлен аңларга, мәсәлән, инсульт булганда аның билгеләрен белергә, беренче ярдәмне күрсәтергә дә өйрәтәләр. Хәзер барысын да аңлыйбыз инде”.
Өйдә тәртип. “Дамира миңа үз кызым кебек якын. Дамира турында нинди яхшы сүзләр бар – бөтенесен дә языгыз яме. Көнгә өч мәртәбә килә. Ашата-эчертә, җыештыра, мин бит урын өстендәге авырту”, – дип сөйли берничә тапкыр инсульт кичергән Роза апа.
– Мин үзем шушы Казанбаш авылында туып-үстем, – дип сөйли Дамира. – Иптәшем Рамил дә шушы авылдан. Казанбаш авылында бер бабай, алты әбигә, өйләренә барып, социаль хезмәт күрсәтәм. Иң олысына 84 яшь. Берсенең ике улы махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Мин аңа атнага ике тапкыр киләм, идәннәрен юам, су алып кайтам, кибеткә барам һ.б. Социаль хезмәткәр булып алты ел эшлим. Яшьтән кондитер-кулинария һөнәренә укыдым. Башта кондитер булып эшләдем, аннан авыл Советында бухгалтериядә, поч-тада эшләп алдым, хәзер менә социаль хезмәткәр.
– Бу эштән куркып калмадыгызмы? Социаль хезмәткәр булып бөтен кеше дә эшли алмый. Мин бер көн барып, бу эшне ташлаган кешеләрне беләм.
– Юк, куркып калмадым. Почтада эшләгәндә әби-бабайлар белән аралашып ияләнеп беткән идем инде. Алар миңа хәзер үз әбиләрем, үз туганнарым кебек инде.
– Минем кулымда булса, Дамирага орден-медальләр бирер идем, – дип сүзгә кушылды Роза апа. – Шулкадәр ачык, килеп керә ялт иттереп...
– Яшь вакытта авылдан китәргә уйламадыгызмы?
– Юк, юк, шәһәрне яратмыйм да...
– Туеп, күңел төшенкелегенә бирелеп, бу эшне ташларга уйламыйсызмы?
– Юк, ташларга уйламыйм. Алар миңа үз тиңем кебек. Мин алар белән сөйләшәм. Борчуым, шатлыгым булса да уртаклашам, нәкъ әнием кебек миңа алар. Арттан догаларын укып калалар.
Дамира ире Рамил белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Алар Казанда яшиләр. Бер оныклары бар.
Якты кешеләр белән аралашуы безне дә яктыртып җибәрде. Аллаһы Тәгалә барысын да күреп тора, дибез. Дамираның эшләгән игелекләре үзенә әйләнеп кайтсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев