«Дан» китабына кулларын куйдылар
Казиледән Ләүлия һәм Мәхмүт Дияровларны котларга ресторанга бардык.
Ләүлия ханым каршы килеп караса да, балалары авыз да ачтырмаган, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтәргә булган. Бу көнне бирегә иң якыннары – балалары, оныклары, якыннары җыелды. Алар каршында зөбәрҗәт туй медальләре алышу, кызыл туйдагы кебек китапка кул кую – үзе дәрәҗә!
– Без 1964 елда таныштык. Мәхмүт 1968 елда армиягә китте. Ике елдан кайтты да, өйләнештек. Ул Казандагы 16нчы заводка токарь булып эшкә керде. Завод эчендә һөнәри бәйгеләр оештыралар иде. Шуларда җиңеп килгән өчен безгә фатир бирделәр, – диде Ләүлия ханым. – Ә мин сигезенче сыйныфтан соң Казанга киткән идем. ФЗУда укыдым, 22нче заводта эшләдем. Организм өчен зыянлы участогында. Шуңа 45 яшемдә лаеклы ялга чыктым. Ул вакытта без Казилегә кайтып төпләнгән идек инде. Мәхмүт колхозда эшли башлады. Мин эшмәкәрлеккә кереп киттем. Башта Арча базарында саттым, аннан Түбән Мәтәскәдә үз кибетемне ачтым. Әле дә шунда. Тормышыбыз авыр булды, дип әйтә алмыйм. Хәер, ул сикәлтәсез генә үтә алмый инде. Хәзерге вакытта без бәхетле әни белән әти, дәү әни белән дәү әти. Ике балабыз, биш оныгыбыз, ике оныкчыгыбыз бар.
Бәйрәм залы шау килеп тора. Стенага куелган экранда җыр яңгырый. Ләүлия һәм Мәхмүт Дияровларның алтын туйлары бара. Биш ел эчендә нәрсә үзгәргән? Юк, картаймаган юбилярлар, күңелләре көр, йөзләре көләч. Биш ел аларга эз салмаган. Киресенчә, балалары, оныклары уңышы яшәрткән генә.
– Әнә, минем кызым, оныгым җырлый. – диде ул видео аша чыгыш ясаучыларга күрсәтеп һәм чын күңелдән алар белән горурланып. – Менә ул бәхет!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев