Дәррәү күтәрелеп токмач кистеләр
Барысы да җиңү өчен
Узган атнада бөтен Арча, якын-тирә авыллар халкы махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен кәбестә тозлады, бу атнаны токмач кисте.
Тагын бөтен халык күтәрелде, "Тыл фронтка" дигән акциягә бердәм кушылды.
- Кәбестә тозлап бетергәч, солдатларга җибәрү өчен токмач кисәчәкбез. 10 ноябрьгә өлгертергә кирәк, - дигән иде Наилә Бабакулова.
Күргәнчә, озак көтәргә туры килмәде.
- Авырлык килгәндә нинди бердәм икән безнең халык, - ди район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина. - Бер сүз җитте, 10 ноябрьдә җибәрергә кирәк, дигәч, дәррәү эшкә тотындылар. Арчалар да, авыллар да. Арчаларга урам базары хуҗасы Илназ Закиров йомырка, он өләште, авыллар үзебезнекен кулланабыз, диде. Мәчетләр, мәдәният учреждениеләре бердәм булып токмач кисте. Шәрык бистәсе, Арча станциясе, Зур Бирәзә мәчетләре актив кушылды, мәчеттә дә, өйләрендә дә эшләделәр, ташкичүләр клубка җыелды, курсалар бердәмлек күрсәтте. Берсеннән берсе узып эшлилэр. "Барысы да фроңт өчен. Барысы да җиңү өчен" дигән лозунг бүген дә бик урынлы. Сәгать саен отчёт килеп торды. Искиткеч тырыш, булган безнең ханымнар. Сәламәтлекләреннән аермасын.
Рәмзия Хәмидуллина ярдәм кулы сузучы ханымнарның исемлеген җибәргән. Кырык кеше язылган анда. Аңлавымча, бу әле исемлекнең башы гына, чөнки ярдәм итүчеләрнең барысын да санап бетереп тә булмый. Хәер, алар үзләрен күрсәтү өчен эшләми, солдат егетләрне өй җылысы, өй ризыгы белән сыйлау өчен тырыша.
- - Арчадан Любовь Белова биш операция кичерде, үз хәлен үзе белә, әмма ул да читтә калырга теләмәгән. "Озак аяк өсте басып тора алмыйм", - дип, солдатларга иң кирәкле әйберләрне җыеп китергән. Шулай ярдәм күрсәтүчеләр дә бик күп. Рәхмәт яусын барысына да, - диде Рәмзия Хәмидуллина.
10 ноябрьдә гуманитар колонна китә. Иртәнге 10 сәгатьтә Арча үзәгеннән кузгала. Машиналарда безнең изге күңелле кешеләребез күңел җылысын биреп тозланган кәбестәләр, токмачлар да урын алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев