erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Динар Абдуллин: «Максатым - бүгенге үсеш курсына ярдәм итү»

Динар Абдуллинга ихтыяр көче, максатына ирешүен, тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәвен телибез.

 Арчадан Динар Абдуллин махсус хәрби операция зонасына мобилизация буенча 2022 елның 29 сентябрендә китә.
- Махсус хәрби операция башлану белән бөтен кешенең тормышы үзгәрде. Күпләр шуның белән яши башлады. Минем дә уемда шул гына булды, - диде Динар Абдуллин.
Июль аенда Татарстан егетләрен туплаган "Тимер" һәм "Алга" батальоннары барлыкка килә. Башта Динарның шулар рәтенә кушыласы килә. Әмма нәрсәдер аны тотып тора, бармый кала. Мобилизация башлангач, аны хәрби комиссариатка чакыралар. Анда хәйран гына хәрби комиссар белән сөйләшеп утыралар.
- Мин ирекле рәвештә махсус хәрби операция зонасына җибәрүләрен сорап рапорт яздым. Гаиләм, балаларым юк минем. Ә туганнарым, бу хакта ишеткәч,  шок хәлендә калды. Юкка борчылмагыз, бар да яхшы булыр, дигәч, тынычландылар кебек , - диде Динар Абдуллин. - Һәм бу гамәлем өчен бер дә үкенмәдем, үкенмим дә.
 
Динар өч яшеннән Арчада яши. Шәһәрдә үсә, беренче мәктәпне тәмамлый. Махсус хәрби операция зонасына киткәнче, металл конструкцияләр белән шөгыльләнә,  үз эшен яратып башкара.
- Махсус хәрби операция зонасында бүленеш буенча артиллериягә эләктем. Ике ел ярым актив сугыш хәрәкәтләрендә катнаштым. 2025нче елның 4 апрелендә мин авыр яраландым. Минага бастым һәм тездән түбән сул аягымны югалттым.  
 Ул Саратовта госпитальдә дәвалана. Барлык табибларга, шәфкать туташларына - барысына да зур рәхмәтле. Самарада  протез куялар һәм шунда тернәкләнү  үтә. Аларга да егет рәхмәт сүзләре генә җиткерә.
Бүләкләр турында сүз чыккач, Динар җавабы белән сокландырды да, аптырашта да калдырды. "Бүләкләр бар. Алар минеке, күрсәтү өчен түгел,- диде ул.
Динар Абдуллин махсус хәрби операцияне ахырына кадәр җиткерергә кирәк, дигән фикердә.  Яңа килүчеләргә курыкмаска киңәш итә, чөнки аныңча,  курку иң начар дошман.
Бер җавабы белән Динар тагын гаҗәпләндерде. 
-  Минага басып, аягымны югалтудан бигрәк махсус хәрби операция минем өчен бетте дип борчылдым- диде ул.
Монда да тик ятмый Динар Абдуллин. Республика Рәисе кубогына махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннары арасында үткәрелгән спорт ярышларында актив катнаша, җиңүләр яулый. Тагын да кызыграгы, махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясенең җирле бүлекчәсен җитәкләргә ул үз теләге белән алынды.
- Мин булдыра алуымны сиздем, баш мием миңа үзеңне шулай тәкъдим ит, мин ышанам, без булдыра алырбыз, диде. Үз-үзем белән кечкенә генә әңгәмәдән соң, мин үз кандидатурамны тәкъдим итәргә булдым. Бер ай үтте, читтән бирелгән бәяләр буенча  минем эш нәтиҗәләремнән канәгатьләр. Монда  минем сәркатибем Алинә Латипованың да хезмәте зур. Аңа ассоциация исеменнән зур рәхмәт.
Динар Абдуллин Арча шәһәренең 940 нчы сайлау участогына республикабыз киләчәге өчен тавыш бирергә килде.
- Максатым - бүгенге үсеш курсына ярдәм итү. Бу эшне ышаныч белдереп безгә калдырганнар икән, без аны дәвам итәргә тиеш.
Динар Абдуллинга ихтыяр көче, максатына ирешүен, тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре