Диспансерлаштыру узу тәртибе
Бүген сүзебез “Дәвамлы һәм актив тормыш” илкүләм проекты кысаларында халыкның сәламәтлеген кайгыртып, диспансерлаштыру узу турында булыр.
Шул максаттан район үзәк хастаханәсенең оештыру-методик кабинеты мөдире, халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Амира Понятова белән әңгәмә оештырдык.
– Амира Ивановна, диспансерлаштыру узу өчен нинди документлар кирәк?
– Паспорт һәм ОМС полисы, СНИЛС белән поликлиникага килергә кирәк. Диспансерлаштыру бушка үткәрелә. Поликлиника регистратурасында языласың. Электрон челтәрләрдә “Дәүләт хезмәтләре” аша язылсаң да була.
– Диспансерлаштыру ике этапта үткәреләме?
– Әйе, диспансерлаштыру ике этапта үтә. Беренчесендә тиешле тикшеренүләрне үтәсең, икенчесендә, берәр төрле чир тапсалар, белгечләр тарафыннан җентекле тишерү үткәрелә.
– Беренче этапта нинди тикшеренүләр узасың?
– Башта анкета тутырасың. Буй, авырлык, бил үлчәнә, гәүдәнең авырлык индексы билгеләнә. Кан басымы үлчәнә. Якынча йөрәк-кан юллары чире билгеләнә, кандагы глюкоза һәм холестерин, гемоглобин, лейкоцитлар һәм СОЭ (40-75 яшьтә) тикшерелә. ЭКГ беренче тапкыр килгәндә төшерелә, аннан соң 35 яшьтән ел саен үткәрелә. Флюорография – ике елга бер тапкыр. Күз басымы – беренче тапкыр диспансерлаштыру узганда үлчәнә, 40 яшьтән соң – ел саен. Хатын-кызлар гинекологка күренә. 2026 елдан гепатит вирусына анализ алына. 25 яшьтән 10 елга бер тапкыр гепатит С га тикшерү узалар.
– Онкология чиренә тикшерү узу бармы?
– Онкология чирен ачыклау җенескә һәм яшькә бәйле. Хатын-кызларга фельдшер-акушерга күренергә кирәк була, 18 яшьтән 64 яшькә кадәр 3 елга бер тапкыр аналык уентыгыннан мазок алынып тикшерелә һәм 40 яшьтән 2 елга бер тапкыр маммография узу каралган.
– Ә ир-атлар?
– Ир-атлардан 45, 50, 55, 60, 64 яшьтә кандагы простат-антигенны ачыклау өчен анализ алына.
– Ир-атларга да һәм хатын-кызларга да тагын нинди тикшерүләр үткәрелә?
– 45 яшьтә гастроскопия үткәрелә һәм тизәктә кан бармы-юкмы икәнлеге 40 яшьтән алып 64 яшькә кадәр ике елга бер тапкыр, 64 яшьтән соң ел саен тикшерелә.
– Тикшерүләр узгач, участок табибына барасымы?
– Әйе, участок табибы нәтиҗә ясый. Әгәр дә инде берәр төрле тайпылышлар, чир табылса, пациент кабат тикшеренүләр узачак. Диспансерлаштыруны узарга, үз сәламәтлегеңә игътибарлы булырга кирәк. Исән-сау булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев