Дәүләт җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бүләк ясый
Бүләк - 5әр мең сум акча!
Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган барлык күп балалы гаиләләрне балалар бакчасы түләвеннән азат иттеләр. Шулай ук керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә өч яшькә кадәрге балага ел саен дарулар алу өчен 10 мең сум күләмендә электрон сертификат биреләчәк.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев