Дөньяга чык, кеше белән аралаш!
Файдасы тисен.
Дөньяга чык, кеше белән аралаш
Арчада "Гаилә" илкүләм проекты кысаларында “Актив озын гомер” программасы нигезедә эшләп килүче “Чал чәчле яшьлек” дигән өлкәннәрнең аралашу үзәге бар. Ул 2022 елның декабрендә РФның Татарстан буенча социаль фондның Арчадагы клиентлар хезмәте базасында оешты. Пенсионерлар берлеге рәисе Руфия Баһаветдинова үз эшләре белән Арчага хисап җыелышына кайткан РФның Татарстан Республикасы буенча Социаль фондның җитәкчесе урынбасары Елена Полякованы да таныштырды. Елена Полякова актив пенсионерлар җыела торган зур бүлмәдәге иҗат эшләрен, спорт ярышларында һ.б.чараларда катнашып алган бүләкләрне кызыксынып карады. Бүлмә иҗат эшләре белән тулы иде. Алар бирегә җыелып махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә гуманитар ярдәм дә әзерлиләр, кул эше белән дә шөгыльләнәләр, шахмат, шашка да уйныйлар һ.б.
Кыскасы, биредә пенсионерлар җыела торган җылы бер урын. Табиблар сәламәтлекне саклау өчен нәкъ менә очрашып торырга, үзеңә шөгыль табарга киңәш итә. Күрче син ул күрештерә торган бүлмә стенасындагы матур рәсемнәрне! Теш табибы булып эшләгән Әлфия Әхмәдуллина рәсемнәре бу! Сөбханалла!
“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” дигән почмакта махсус хәрби операциядә катнашучыларга әзерләнгән ярдәм урнаштырылган. Алар биредә бергәләшеп сетка үрәләр. Бүген дә алар сетка үрү белән мәшгулҗ.
8 март уңаеннан Арчаның "Чал чәчле яшьләр" үзәгенә ветераннар җыелды. Алар үзләренә бәйрәм ясадылар. Социаль фондның клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова, район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина бәйрәм белән котлады. Пенсионерлар берлеге рәисе Руфия Баһаветдинова күңелле викторина әзерләгән. Сораулар кызыклы һәм мәгьнәле иде. 8 мартның килеп чыгу тарихы. Ризык рецептлары, мода һ.б. сорауларга җавап бирделәр. Викторинаның исеме дә исеме! Хатын-кызлардан башка яшәү мөмкин түгел! Соңыннан чәй өстәле янында шигырьләр сөйләп, җырлап, күңелле итеп утырдылар. Лотерея да уйнатылды. Күрешеп аралашуга ни җитә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев