Егор югалган көннәрдә үк апасы Светлана багучыга бара...
Булмас димә...
Якутиянең Верхоянск районы Табалах авылында яшәүче 45 яшьлек Егор Кривошапкин дигән кеше быел 14 августта боланнар көтүе туктала торган урынга иптәшләренә ашамлыклар илтергә дип чыгып китә һәм шуннан хәбәрсез югала. Егорны ике ай ярым эзлиләр, 12 октябрьдән коткаручылар эзләүнең туктатылуы турында игълан итәләр. Ә ун көннән боланнар асраучы авылдашы аны югалган урыннан 300 км читтә исән һәм зыян күрмәгән диярлек хәлдә табып ала.
Коткаручыларның эзләүне ни өчен туктатулары аңлашыла. Чөнки ел дәвамында 230 көн кар яткан гаять кырыс шартларда шуның кадәр вакыт исән калу мөмкин түгел. Егор югалган вакытта көннәр җылы торса да, октябрьдә салкыннар 15 градуска җитә. Могҗиза булмый дисәләр дә, кайвакыт булып та куя ул.
Эзләү урынын калдырып киткәндә Родион Голиков дигән авылдашы, сизенгән кебек, көтү еш үтә торган урында палатка куеп калдыра. Ә 22 октябрьдә Геннадий Неустроев дигән болан асраучы үтеп барышлый шушы палаткага керә анда югалган якташы Егорны күрә!
Ач һәм туңып беткән була ул. Әмма исән. Өстендә шул августта кигән киемнәр – җиңелчә куртка һәм резин итекләр.
Егор югалган көннәрдә үк апасы Светлана багучыга бара. Ул Егорны якыннарының берсенең туган көнендә табачаклар, дип әйтә. Нәкъ шулай булып чыга да, 22 октябрьдә Светлананың оныгының туган көне була.
Егорны тапкач та алып кайтуы ансат булмый әле. Геннадий Неустроев боланга атланып килгән була. Ул ачыккан, хәлсезләнгән Егорны ашата, учак яга, спутник телефоны буенча Светланага хәбәр итә. Егорның исән булуын, әмма бик нык ябыкканлыгын һәм аякларын өшеткәнлеген һәм кайда булуын әйтеп, китеп бара. Ул инде барыбер Егорга башка ярдәм күрсәтә алмый.
Светлана тизрәк район үзәгенә хәбәр бирә, Егорны коткаруларын сорый. Әмма ул көнне һава торышы начар була, вертолет оча алмый.
Икенче көнне вертолет белән Егорны алырга китәләр, әмма ул палатканы таба алмыйча кире кайта. Икенче юлы фельдшер, полиция хезмәткәре белән бергә өч озатучыны да алалар. Бу юлы урман читендәге елга буенда Егор үзе көтә. Вертолет янына үзе килә, исәнләшә, шуннан соң чәй сорый.
Район үзәгендәге хастаханәдә медиклар Егорның хәлен канәгатьләнерлек дип табалар. Хәтта аяклары да өшемәгән, актык чиккә җитеп ябыкмаган да. Туңган, арыган, бераз кан басымы күтәрелгән.
Икенче көнне үк ул өенә кайта, баштан кичергәннәрен сөйли. Адашканлыгын аңлагач дөрес юнәлеш табарга тырыша, кайбер урыннарны таныган кебек тә була. Аюлар да очрый, әмма алар җиләк ашауларын дәвам итә. Нәрсә туры килсә шуны ашый. Очраклы рәвештә тапкан тимер чыбыктан җайланма ясап балык тотмакчы була. Көне буе тиен куа, таш белән атып ала. Җиләк һәм гөмбәләр җыя, учакта кыздыра. Үзе белән ярый әле ике кап шырпы алган була. Ботаклардан шалаш ясап шунда йоклый.
Бервакыт Егор тундрада совет тушенкасы белән тулы металл тартма табып ала һәм шул аны ач үлемнән коткара. СССР вакытында болан асрау-чыларга вертолеттан металл савытларда озак саклана торган ашамлыклар ташлый торган булалар. Ул 30–40 ел элек табылмый калган контейнерга юлыккан булырга тиеш.
Иң мөһиме – Егор паникага бирелми, гел хәрәкәттә, эзләнүдә була. Ә эзләгән – таба.
(Дәвамы бар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев