erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ел укытучысы исеменә лаек, дип сез кайсын табасыз?

Сезнең тавыш бирүегезне көтәбез.

Без контактта шундый сорау-җавап оештырдык. Дөрес аңлагыз, укытучыларның барысы да андый исемгә лаек. Аеруча быел алар үзләрен чын геройларга хас итеп күрсәттеләр. Без сезне ихтирам итәбез һәм хезмәтегез алдында баш иябез.

Тик бу очракта барлык укытучыларның да исемнәрен тезеп чыгып булмый. Без мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итеп яхшылар арасыннан да иң яхшы 10 укытучыны сайлап алып бирергә куштык. Бу алар өчен дә җиңел булмагандыр. Шуңа, әйдәгез, бу бәйгене дөрес кабул итеп, үзегез лаеклы дип тапкан укытучыга тавыш бирегез. Контактта аларның исемнәре генә бирелгән, сезгә уңайрак булсын өчен фотоларын һәм быел ирешкән уңышларын да тәкъдим итәбез. Бәйгедә катнашуыгыз өчен алдан ук рәхмәтебезне белдерәбез.

Бәйге 13 гыйнварга кадәр генә бара. 14 гыйнвар көнне нәтиҗә ясала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге сылтама буенча кереп аноним рәвештә тавыш бирә аласыз

https://vk.com/wall-50631679_55977

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре