“Елатты, – диделәр. – Ана теленең көче менә шушында!”
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенә кадәр вакыт бар әле. Республикада август киңәшмәсе кысаларында, 28 июньнән башлап, 10 секция утырышын үткәрү планлаштырылган.
Әлеге утырышларда белем бирү сыйфатын күтәрү, туган телне саклау, шул исәптән “Мәгариф” илкүләм проектын тормышка ашыру мәсьәләләрен карау максат итеп куелган. Төрле өлкәләрдән җыелган педагоглар Арча районында 30 июньдә булдылар.
Өч төркемгә бүленеп эшләделәр. Арчаның 6нчы мәктәбендә, Яңа Кырлайда Г.Тукай музеенда, Арча педагогика көллиятендә булдылар. “Мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек: торышы, проблемалар, перс-пективалар” – программа әнә шундый иде. Төрле төбәкләрдән килгән педагоглар нигездә укыту татар телендә алып барыла һәм татар теле өйрәнелә торган мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары иде. Арчаның 6нчы мәктәбе кунак-
ларда зур кызыксыну уятты. Заманча итеп төзелгән яңа уку бинасы, дөрестән дә, кунаклар күңелендә бай хатирәләр калдырырлык мәктәп. Диварындагы мәгънәле язуларны фотога төшерә-төшерә мәктәп белән таныштылар. “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын”. Габдулла Тукай. “Дөньядагы барлык милләтләрне хөрмәт ит, аларның теленә, мәдәниятенә, йолаларына, гореф-гадәтләренә ихтирам белән кара”. Аяз Гыйләҗев.
Мәктәптә “Күңелле сәхнә” түгәрәге эшләп килә. Түгәрәк җитәкчесе – Ләйсән Алмаева. “Ярый әле әти—әни татарча сөйләшергә өйрәткән...” дип сөйләп җибәрделәр, педагоглар балаларның чип-чиста татар телендә сөйләгәнен яратып тыңладылар. Ләйсән Алмаева: “Түгәрәк эшен татар халык авыз иҗаты нигезендә алып барам”, – дип сөйләде. “Күңелле сәхнә” түгәрәге бик кирәк ул, баланың үз телендә оялмыйча дөрес, матур итеп сөйли белүе бик тә мөһим”, –дип фикер алышты кунаклар. Хезмәт дәресе бүлмәләрен дә кызыксынып карадылар. Суыткыч, микродулкынлы мич, плитә, тәлинкә, кашыклар куелган ашарга пешерү бүлмәсе, барлык операцияләрне дә башкара ала торган кыйммәтле тегү машиналары эшләп торган бүлмәдән тиз генә чыгып китә алмадылар. Тегү-чигү бүлмәсендә кызлар ничек итеп эшләүләре белән таныштырдылар. Ә коридорда күргәзмәгә куелган түбәтәй, калфакларны истәлеккә алдылар.
Директор урынбасары Илшат Фәйзуллин мәктәпнең заманча укыту технологияләре белән таныштырды. Зур мониторлар куелган иркен бүлмәне “Менә кайда ул байлык!” – дип, исләре китеп карадылар. “Безнең һәр укытучыда 3 ноутбук, – дип сөйләде Илшат Фәйзуллин. – Берсе өендә, икенчесе мәктәптә, өченчесе...”. Шулвакыт арадан берәү: “Сезгә эшкә киләсе килә!” – дип әйтеп куйды.
Оренбург өлкәсеннән
Раушан Сафиуллин: “Мин Әсәкәй районыннан, мәгариф бүлегендә әйдәп баручы белгеч булып эшлим”, – дип таныштырды үзе белән. Оренбург өлкәсендә татарларның күп булуы, татар телендә сөйләшүләре турында әйтеп алды. “Татар телен ничек саклап була?” дигән сорауга: “Гаиләдә” – дип җавап бирде.
Мәктәп коридорында Укучылар сарае, Арча сәнгать мәктәбе, балалар бакчалары, мәктәпләрнең иҗади түгәрәкләрендә шөгыльләнүче балалар һөнәрләрен күрсәт-теләр. Яңа Кенәр мәктәбеннән 11 сыйныфка күчкән Алия Абдрәшитова Чыңгыз Айтматовның “Анам кыры” шигырен укыды. Бар да тын калып Алияне тыңлады. Шундый сәнгатьле итеп укыды: күзләр яшьләнде... “Елатты, – диделәр. – Ана теленең көче менә шушында!”
Свердловск өлкәсеннән Гөлчәчәк Хәмидуллина: “Ачитский районы Түбән Ары авылыннан булам, – диде. – Мин татар авылында яшим. Аллага шөкер, телне саклыйбыз. Телне аны үз телеңдә сөйләшеп сак-ларга кирәк”.
Коридорда бер төркем уен коралларында уйнаучылар тезелеп баскан. Без ир-егетләрнең гармун уйнавына күнеккән инде. Хатын-кыз гармун уйнаса – күзләр шунда гына була. Бу юлы да Арчаның 11нче балалар бакчасыннан Зөлфия Мәгъсумованың гармунда уйнаганын яратып тыңладык. “Гармун уйнавым әти-бабадан килә”, – диде ул.
Узган елның июлендә Укучылар сарае эшләтә башлаган “Мин Арча баласы” проекты да кунакларда кызыксыну уятты. Исеме үк үзенә тартып тора. Яңгырашы да әйбәт. “Проект булса, әнә шундый булсын ул!” – диештеләр. Әлеге проектта катнашучылар Арчаның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген өйрәнү, яктырту белән мәшгуль. Ул төрле конкурслар, бәйгеләр белән үрелеп бара.
Мәктәп ул үзенең яхшы укучылары, укытучылары, спортта җиңүчеләре белән дәрәҗә яулый. Күптән түгел ачылган мәктәп булса да, сөйләрлек, күрсәтерлек уңышлары да бар аларның. Дивардагы фотосурәтләр, кубоклар шул турыда сөйли. Кайткан педагоглар спортзалны, мәктәп бакчасын да карап, рәхмәтләр әйтеп, үзебезгә бик зур тәҗрибә тупладык дип, автобуска утырдылар. Яңа Кырлайга юл тоттылар. Анда Г.Тукай музее белән танышкач, яңа хис-тойгылар белән яңадан Арчага кайттылар. Кунакларны Арча педагогика көллияте каршы алды. Алар биредә милли кадрлар әзерләү буенча алдынгы тәҗрибәне өйрәнеп, “Әлифба” музеена сәяхәт кылып, Габдулла Тукай туган ягында булдык, күпне күрдек, күпне белдек, дип, милләттәшләре – арчаларга уңышлар теләп, Казанга юл тоттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев