erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Элек һәм бүген – аерма бик зур

Безнең ишегалды

Клара Галиуллина: “Элеккеге еллар белән чагыштырганда безнең ишегалдындагы үзгәреш – җир белән күк аермасы”.

“Шәрык” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин белән шәһәрнең Зур урамы, 68, 70нче йортлары ишегалдында булдык.

Сүз “Безнең ишегалды” программасы кысаларында бу урында нинди эшләр башкарылуы турында барды.

– 2005 елда, мин участок инспекторы булып эшләгән чорда, бу йортларда күп тапкырлар булырга туры килде. Ишегаллары, подъездлар, аларга керү юллары шулкадәр начар хәлдә иде, – диде Ринат Сафин. – Хәзер карап йөрим дә, сокланып туя алмыйм. Шәрыкъ бистәсендә урнашкан күпфатирлы йортлар территорияләре бөтенләй үзгәрде, матурланды, төзекләндерелде.

Клара Галиуллина 68нче йортта яши. Ул да аның фикере белән килеште.

– Бу ишегалдында асфальт юк иде. Кереп-чыгып йөрү газап булды. Бөтен җиргә асфальт салдылар. Ишегалдында һәм йорт башында машиналар кую өчен парковка ясалды. Кер элү өчен җайланма куелды. Ишегалдыннан тротуарга чыгу юллары асфальтланды, подъезд каршыларына асфальт түшәлде, тротуар эшләнде. Барысы да шул программа буенча ясалган әйберләр, – диде ул. – Юлның икенче ягындагы йорт ишегалдында бик яхшы балалар мәйданчыгы булдырылды. Дөрес, аның өчен юл аркылып чыгарга кирәк. Хәрәкәт бик көчле. Җәяүле юл аркылу урыны, дигән юл билгесе куелган. Ике урында. Тик транспорт белән идарә итүчеләрнең күбесе аны күреп тә бетермидер. Шуңа зебра яки ясалма күтәртмәлек кирәк биредә. Аны да куйсалар бик яхшы булыр иде.

 Клара ханым үзенең торак милекчеләре ширкәте җитәкчесе булып йөргән вакытларын искә төшерде.

– Подъездлар буяп йөрдек. Алар начар хәлдә иде. Су агып төшә. Ишегалларына кереп булмый башлый. Подьездлардан галош белән пычрак ерып чыгалар, аннан алыштырып кияләр. Шундый вакытлар да булды, – диде ул. –Төрле программалар гамәлгә керә башлагач, түбәләр алышынды, өйләр тышланды, подьезд эчләре рәтләнде, шәхси җылыту җайланмалары куелды, ишегаллары төзекләндерелде – бөтенесе эшләнде. Хәзер Шәрык бистәсе бөтенләй икенче.

– Бөтен җирдә ут, асфальт, чиста, – дип өстәде Ринат Сафин.

– Дөрес, вак-төяк эшләре бар инде, алары да үз вакыты белән башкарылыр. Халык өчен иң-иң мөһимнәре булды.

– Коймаларны гына, нигәдер буямый калдырдылар, – дип сүзгә кушылды 70нче йортта яшәүче Резедә Газизова. – Ә болай үзгәреш бик зур. Яхшы якка. Мин биредә унбер ел яшим. Барысы да күз алдында. Шуңа гына эчем поша – ике ел ишекләрне алыштыралар, кем вата икән аларны? Җилме, яшьләрме? Белмим. Әйберләрнең, эшләгәннең кадерен белсәләр иде.

Тагын бер нәрсә борчый аларны – ул да булса, Шәрык бистәсеннән үзәккә таба борылгач елга аша чыга торган басма.

– Җәяүлеләр өчен бердәнбер юл. Башында чокыр хасил булган. Коляскалар белән чыгу үзе газап, – диде Ринат Сафин. – Аны да төзекләндерсәләр, бөтен Шәрык бистәсе халкы рәхмәтле булыр иде.

“Безнең ишегалды” программасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып китте. Һәм шул елдан башлап тормышка ашырыла. Безнең районда 65 ишегалды төзекләндерелде. Быел гына да дүрт ишегалды үзгәреш кичерде.

– Бездә бүгенгә республикада беренчеләрдән булып бу программа ахырына кадәр үтәлде. Шуңа басым ясап әйтәсем килә, “Безнең ишегалды” программасы шунда яшәүчеләр ихтыяҗларын, теләкләрен, тәкъдимнәрен исәпкә алып, алар белән киңәшләшкәннән соң башкарылды. Шуңа халыкта аеруча яклау тапты, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин. – Әле безнең районда бер үзенчәлекле проект та эшләнде. “Зәйнуллин-Борһанов ишегалды-урам” проекты ул. Аның буенча тәҗрибә өйрәнергә безгә башка төбәкләрнең архитекторлары да килде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре