erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Елмаямын... Күңел кайчак яшь аралаш көлә белә...

Иске Төрнәледә туып-үскән Гөлара Шәрипованың “Яшь аралаш елмаям” шигыре әнә шул сүзләр белән тәмамлана.

Нәфис сүз остасы, Буа театры җитәкчесе Раил Садриев шигырьләрнең гел яхшысын гына сөйли. Республика сәхнәләрендә аның сөйләгәнен уйланып, тетрәнеп тыңлыйсың.

Казанбашта яшәүче Гөлара Шәрипованың “Тормыш авыр, дибез”... шигырен дә ул сөйли. Күпләр, Гөлараны без шушы шигырь аша беләбез, диләр. Раил Садриев чыгышын кереш сүз белән башлап җибәрә. “Гади, мөлаем, дүрт бала әнисе, бакчада эшли.  Кирәк бит шундый шигырь язарга! Күз алдына китерегез, олигархка да диагноз, академик, көтүчегә, дальнобойщик Вәлигә дә, (үзенә төртеп күрсәтеп) артист Раилгә дә...” 

Узган җомгада Арча үзәк китапханәсендә җылы бер очрашу булды. Түр башында чәчәкләргә күмелеп Гөлара ханым Шәрипова утырды. Китапханә хезмәткәре Рилә Абдрахманова алып барды. “Каурый каләм” иҗат төркеме (җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова) беренче рәттә утырды. Минем үземне дә очрашуга шигырьләре тартып китерде.

Мин хатын-кыз!

Бер карыйсың, елмаямын

     кояш кебек, уйныйм, көләм...

Күп тә үтми моңаям да,

                карашыма болыт эләм...

Мин хатын-кыз!

2017 елда нәшер ителгән “Баллы көзләрем” китабы “Мин – хатын-кыз!” шигыре белән башланып китә. Карашыма болыт эләм... Шигырь язучылар күп. Китап чыгаручылар да... Ә менә Гөлара кебек карашына болыт элүчеләр аз. “Язлар килә” шигырендә “Кояш керде минем күңелгә!!!” – дип яза. Дөрестән дә, күңелгә кояш кергән вакытлар була. Әмма “Кояш керде күңелгә!!!” дип әйтеп бирә генә алмыйбыз. Монысы шагыйрьләр осталыгы!

Гел язлардан гына торса иде

Бер бирелгән газиз гомер дә!

Табигать тә язлардан гына тормаган кебек, кеше тормышында да агы да бар, карасы да...

– Без яндык, – дип сөйләде Гөлара ханым. – Башына төшкән кешегә бик авыр хәлләр. Янганнан соң дөньяга карашым үзгәрде.

Әйе, тормыш адәм баласын төрлечә сыный. Көчле рухлыларны йолдыз итеп күккә күтәрә. Язучы, шагыйрь күңеле тагын да яктырак, куәтлерәк яна башлый. Күпне күргән Габдулла Тукай турында да шагыйрьне шагыйрь иткән дә шул авырлык-лар, дип сөйләүләрдә бәлки хаклык бардыр. Шагыйрәнең Тукай биргән җирдән шытып чыгуына да ишарә ясыйлар... Шөкер, тыйнак һәм зирәк Гөлара ханымны рухландырып торучылары бар. Әти-әнисе исән-саулар, дүрт улы, ире Ингел, туганнары, авылдашлары, иҗатташ дуслары, шигъри күңелле укучылары...

Очрашуда Гөлара ханым болай дип сөйләде: “Мин яшьтән шигърияткә гашыйк. Көндәлек язам. Шигырьләр укырга яратам. Ошаганнарын язып куям. 2014 елда төпчек улыбыз тугач, сөнечтән, балага булган ярату хис-тойгыларым йөрәгемә генә сыймыйча кәгазьгә төшә башлады...”

– Көннәрдән бер көнне Раил Садриев шалтыратты, – дип сөйләде Гөлара ханым. – Спектакль белән Мәскәүгә барышлары икән. Сезнең “Тормыш авыр, дибез”... шигырегезне минем ватсапка җибәрделәр. Бик ошады. Әгәр дә сез риза булсагыз, мин аны сәхнәләрдә сөйләр идем, диде. Мин ризалык бирдем. Раил шигырьне юлда барганда ятлап, Мәскәүдә сөйләгән дә. Соңыннан мәскәүлеләр бик яратты, дип шалтыратты...”. Иске Төрнәле авылыннан килгән Фәнис Тимашев: “Гөлара белән безнең әбиләр бертуган”, – дип сөйләде. Әфганстанда хезмәт иткән Фәнис үзе дә шигырьләр яза. Шигырь орлыклары тирәндә ята икән...

Китапханә хезмәткәрләре Гөлара Шәрипованың шигырьләрен укыдылар, үзешчәннәр җырларын башкардылар. Җырлар дигәннән, Гөлара бу турыда да сөйләп үтте. “Гөрләвекле балачак” шигырен яздым да электрон челтәрләргә куйдым. Җырчы Лилия Муллагалиева бу шигырьне ошаткан һәм мине үзе эзләп тапты. Көй язды, үзе башкара да. Бу җыр милли премиягә лаек булды. Бик сөендем. Җырчылар үзләре минем белән элемтәгә чыгалар. Махсус җырга дип шигырь язганым булмады. Ә менә җырчы Филүс Шәңгәрәев белән бергәләп эшлибез. Ул көй җибәрә, ә мин сүзләрен язам. Җайлы түгел, көйгә сүзләр язу шактый авыр...”

...Гөлара Шәрипова сүзләренә язылган Филүс Шәңгәрәев башкаруындагы җырларны тыңлый-тыңлый мәкаләне язып утырам. “Яратам”, “Зәңгәр күзләр”, “Исеңдәме”, “Гомер сәгате”... Матур җырлар. Ә мин һаман язам. Алдымда китабы. Шигырьләрен укыйм. Язар сүзләр бетмәс сыман. Әмма газета укучыбызны ялыктырырга ярамый. Шушында нокта куеп, Гөлара Шәрипованы уңышлары белән котлап, иҗат уңышлары теләп, ә хәзер, әйдәгез, шигырьләрен укыйк.

ТОРМЫШ АВЫР, ДИБЕЗ...

Тормыш авыр, диеп   зарланабыз,

Кем күргән соң мондый тормышны?

Тәмле ашый, матур киенәбез,

Шушы әллә начар тормышмы?

Өйләребез җылы, газ ягабыз,

Уты-суы кергән , ни кирәк?

Автобусны хәтта  туктаттылар,

Машинасыз кеше бик сирәк.

Кер юмыйбыз, автоматка гына,

Тапшырдык без шушы эшне дә.

Мультиварка, микроволновкалар,

Эшләп тора һәрбер кешедә.

Алтын-көмеш, затлы туннар өстә,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә үзебез һаман туймыйбыз.

Дөньялары бигрәк авыр диеп,

Бер Ходайдан ярдәм сорыйбыз.

 

Ялгышабыз, тормыш бик тә әйбәт,

Начарланды хәзер үзебез.

Булганына без канәгать түгел,

Гел яхшыда гына күзебез.

Шөкер итик әйдә булганына,

Мал артыннан кумыйк, тын алыйк.

Элек кеше ничек яшәгән, дип,

Бераз гына әйдә уйланыйк.

Канәгать һәм рәхәт яшәделәр,

Дус һәм тату иде кешеләр.

Булганына шөкер итә белеп,

Тыныч кына дөнья көттеләр.

Мичкә яктык көнгә ничә тапкыр,

Авыр диеп, сыкрап дәшмәдек.

Бер киемне кидек ничә еллар,

Зарланмадык, җырлап яшәдек.

Өй тутырып үсте бала-чага,

Сагынмыйбыз шуны кайсыбыз.

Арттырмыймын әле хәерче, дип,

Хәзер инде бала тапмыйбыз.

Машина да кирәкмәде элек,

Җәяү йөрде халык, үлмәде.

Бүгенгедәй яхшы тормышны ул,

Төшендә дә хәтта күрмәде.

Тормыш авыр, дибез, зарланабыз,

Зарланырга бармы сәбәбе?

Бар да җитә, хәтта артып китә,

Туктагачтын гомер сәгате...

Гөлара Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X