erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

          Ельцин Арча сабантуенда

1996 елның 9 июнендә  Россия Федерациясе Президенты Борис Николаевич Ельцин Казанга визиты барышында Арчага килде һәм Сабантуй бәйрәмендә катнашты.

                                        Илкүләм дәрәҗәле кунакны Арча районы халкы зур хөрмәт күрсәтеп каршы алды һәм  милли бәйрәмебезнең  бөтен матур күренешләрен күрсәтеп калырга тырышты. Сабантуйда оештырылган уеннарны кызыксынып күзәткәннән соң, Борис Николаевич үзе дә чүлмәк вату уенында катнашып карау теләген белдерде, һәм бер бәрүдә  ватты да...  Ул көнне барлык илләрнең  телевидениеләре яңалыкларда Арча районы сабантуен һәм Ельцинның чүлмәк вату күренешләрен кабат-кабат күрсәттеләр.   Илбашының күзен бәйләгән тасма  һәм чүлмәкне ваткан таягы истәлекле экспонатлар булып “Казан  арты” тарих-этнография муззенда сакланалар.

       2008 елда Татарстан Президентының шәхси фотографы Михаил Козловский тарафыннан төзелгән “ Борис Ельцин и Татарстан” дип исемләнгән фотоальбом басылып чыкты, анда Арча сабантуенда кадрга алынган фотосүрәтләр дә урын алган. 24 ел элек булган бу истәлекле көн районыбыз тарихында онытылмаслык вакыйга булып калды.

                                       “Казан арты” тарих-этнография музее

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

                                        директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X