Ерактагы Орел өлкәсендә якташыбыз хөрмәтенә һәйкәл куйганнар
Газетабызның 9 июнь санында “Курса корысы яки Нәзир батыр“ дигән хикәя белән ике көрәшченең фоторәсеме бирелгән иде.
“Авылның бау ишү остасы Габдрахман белән танылган столяр-рамчы Һади көч сынашалар. Кызганыч, кайсы авыл кешеләре булуы гына билгесез“, – дип язган идек.
Җавап тиз килеп иреште: “Казанбаш авылы кешеләре, Габдрахман бабайның килене Зөлфия апа, аның улы Равил, килене Зәлилә Казанбашта яшиләр“, – дип шалтыраттылар. Рәхмәт!
– Район газетасын кулга алуга Габдрахман әткәй үзе кайтып кергәндәй булды, газетаны кочаклап еладым, – дип каршы алды безне Зөлфия апа. – Мин аларга 1950 елда килен булып килдем. Бик тә акыллы, дини белемле кеше иде ул. Бу аның соңгы сабантуе булды. 1958 елның гыйнвар ахырында җомга намазыннан кайтып килешли капка төбендә егылган. Бер егет күреп йөгереп ярдәмгә килгән. “Башыма ис тиде“, – дигән әткәй. Дин тыелган вакыт, намазларны бер йортка җыелып качып укыйлар иде. Башкалар алай ис тиде, дип зарланмаган үзе. Әткәй үлгәч елауларым, бик зур югалту булды ул минем өчен. “Башка киленнәр дә шулай еласа“, – дип гаҗәпләнеп карап торганнар.
– Габдрахман абый көрәшче идеме?
– Юк ла, бөтенләй көрәшкәне булмады әткәйнең, – дип елмайды Зөлфия апа. – Болай кызык өчен генә фотога төшкәннәр иде алар.
Габдрахман бабайның дүрт баласы Бөек Ватан сугышына алынган. Ике улы – Харун һәм Әюп, кызы Рәшидә һәлак булганнар. Корбангали генә исән кайта алган. Шул урынга җиткәч сүзне Зөлфия апаның улы Равил алды.
– Рәшидә апа укытучы булган, Әтнә районының кайсыдыр авылында балалар укыткан. Сугыш башлангач аны шәфкать туташлары әзерли торган курсларга җибәргәннәр. Шуннан фронтка киткән. Иптәшләре: “Рәшидә Нәҗмиева 1943 елның 30 гыйнварында Орел өлкәсе, Фроловка авылын азат иткәндә яралыларны алып чыкканда һәлак булды, шунда туганнар каберлегендә җирләнде“, – дигән хәбәр җибәргәннәр. Әтинең шул урынга бик барып кайтасы килгән иде, тик насыйп булмады...
Быел 9 майдан соң Равил, улы Ирек, абыйсы Рәшит әлеге хыялны тормышка ашырырга була. Ара якын түгел – бер якка 1250 километр. “Иреккә рәхмәт инде, – ди Равил. – Рульдә ул барды. Орел өлкәсенә барып җиткәч кенә Фроловка авылын табу ансат булмады. Бүген ул авыл бөтенләй юк икән. Туганнар каберлекләре күп анда. Икесен таптык, әмма аларда Рәшидә апаның исеме юк. Өченчесендә апабыз исеме бар иде! Анда Фроловка авылын азат иткәндә һәлак булган 36 сугышчының исемнәре язылган. 35е – ир-егетләр һәм Рәшидә апабыз! Шунысы гаҗәпләндерде – туганнар каберлегенә хатын-кыз һәйкәле куелган! Без аны Рәшидә апабызга һәйкәл дип кабул иттек“.
Бер фоторәсем һәм күпме тарих! Рәсемдәге икенче “көрәшче“ – Һади абый турында да белештек. Казанбашта аның туганнары калмаган инде. Әмма аны хәтерлиләр. Авылда пыяла кую остасы булган ул. Өлкән яшьтә дә 20 чакрымдагы Яңа Чүрилегә җәяү барып кайта торган булган. Улы Түбән Тагил шәһәренә алып киткән, 100 яшькә кадәр яшәгән, диделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев