erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Эш урынында күчтәнәч алырга ярамый!

Әңгәмәдәш – Татарстан Республикасы Рәисе идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча бүлеге баш киңәшчесе Александр Лохотской

Безнең бурыч ришвәт алучыларның кулыннан тоту түгел, ә нәкъ менә ришвәтчелекне булдырмау, – дип сөйләде Александр Лохотской. 
– Шуңа күрә без берничә юл белән барабыз. Шул юлларның берсе – ришвәтчелеккә карата кешедә тискәре караш тәрбияләү, тәртип, намус белән яшәргә, законнарны ихтирам итәргә өндәү. Иң мөһиме коррупция йогынтысына бирелмәү. Кеше үзенең сорау-ларын закон нигезендә хәл итәргә тиеш. Без Арчага килгәч, муниципаль хезмәткәрләргә федераль законнар һәм Россия Федерациясе субъектлары законнары нигезендә эшләрендә нинди бурычлар, чикләүләр, тыюлар барлыгы турында сөйләдек. Бурычлары, аларны үтәү тәртибе  турында аңлаттык. Муниципаль хезмәткәр ул халыкка хезмәт итә. Шуңа күрә ул һәрвакыт “үтә күренмәле”, һәркем үрнәк алырлык тәртипле, намуслы булырга тиеш. Аларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләрне алырга ярамый, төп вазыйфаларыннан тыш эшмәкәрлек эшен алып барырга тиеш түгелләр, – диде ул.    

– Сез муниципаль хезмәткәрләр белән очрашканнан  соң район үзәк хастаханәсендә булдыгыз. Сер булмаса, анда ниләр турында сөйләштегез?
– Без медицина өлкәсен юкка гына алмадык. Татарстан Республикасында коррупция турында сораштырулар үткәрелә. Соңгы елларда сораштыруларга җавап бирүчеләрнең 19-20 проценты медицина өлкәсенең коррупция белән бәйле икәнлеген күрсәтте. Шуңа күрә без район җитәкчелеге, район үзәк хастаханәсе баш табибы чакыруы буенча хастаханәгә килдек һәм медицина хезмәткәрләренә бурычлары, чикләүләр турында сөйләдек. Дәүләт медицина учреждениесендә эшләүче хезмәткәрнең икенче бер учреждениегә барып, түләүле хезмәт башкаруы закон тарафыннан рөхсәт ителә. Әмма медицина хезмәткәренең төп дәүләт эше моннан зыян күрергә тиеш түгел. Безнең хөкүмәтебез тарафыннан медицина өлкәсенә бик зур игътибар күрсәтелә, хастаханә, поликлиникалар төзелешенә, төзекләндерүгә, медицина җиһазларын сатып алуга, хезмәткәрләрнең белемен күтәрүгә күп чыгымнар тотыла. Безнең медицина учреждениеләре тиешле кадр-лар, җиһазлар белән тәэмин ителергә тиеш. Һәм коррупциягә каршы таләпләр дә үтәлергә тиеш. Табибның ришвәт алуы ул эшләгән учреждение абруена бик нык суга. Халыкта медицина коррупция белән бәйле дигән шундый фикер туа:  күчтәнәчсез хастаханәгә кабул итмиләр! Шуңа күрә без медицина хезмәткәрләренә күчтәнәчләр алырга ярамаганлык турында законнарга таянып аңлатабыз һәм халыкта да һәр районда, шәһәрдә бушлай медицина хезмәте күрсәтелә дигән ышаныч тудырырга тырышабыз. Без тагын башка өлкәләр, мәктәп укучылары, студентлар, яшьләр белән дә эшлибез, аңлату эшләре алып барабыз. Балалар белән аңлатуларны уен рәвешендә дә: нәрсә ул намус, тәртип икәнлекне төшендерәбез. 
– Сез быел Арча районына беренче тапкыр килдегезме?
– Арчага килеп торабыз, быел беренче тапкыр.
– Ришвәтчелек тагын кайсы өлкәләрдә күзәтелә?
– Кайсы өлкәләрдә коррупция очраклары булуы хакында төгәл генә әйтеп булмый, моңа бәя бирүе кыен. Узган ел бер уку йортында җитәкченең ришвәт алу очраклары билгеле булды. Чынлап торып карасаң, коррупция очраклары фаш ителгән бер учреждение белән генә бөтен бер мәгариф системасына бәя биреп булмый. Мондый хәл башка мәгариф учреждениеләрендә дә күзәтелә дигән сүз түгел әле бу.
– Әти-әни мәктәптә укучы баласының укытучысына өстәмә рәвештә шөгыльләнсен өчен акча бирә  – бу коррупциягә керәме?
– Бу хәл чын коррупция. Мәгариф министрлыгы боерыгы буенча мондый гамәл бөтенләй рөхсәт ителми. Мәктәптә дәрес алып барган укытучы үзе укыткан укучысы белән өстәмә шөгыльләнгән өчен акча алырга тиеш түгел. Мин үзем дә мәктәптә укыганда дәрестән соң калып, укытучы белән шөгыльләнә идем, әмма бушка. Укытучының башка класс яки башка мәктәп балалары белән түләүле рәвештә репетиторлык итүе – монысы ришвәтчелеккә керми. Ә инде халыктан сораштырулар үткәргәндә, алар ришвәтчелектә беренче урынга югары уку йортларын күрсәтәләр. Ә сәламәтлек саклау өлкәсе коррупциядә шулай ук халык фикере буенча беренче бишлектә. Һәм шулай ук ришвәтчелектә лидерлар арасында җир мөнәсәбәтләре һәм дәүләт муниципаль сатып алулар өлкәләре тора.
– Безнең Арча районында коррупция очраклары ачыкланганы бармы?
– Бүгенге очрашуда район прокуроры соңгы берничә елда коррупция очраклары ачыкланганы юк, дип чыгыш ясады.
– Менә, мәсәлән, кеше рәхмәт йөзеннән табибка бер тартма конфет яки каз түшкәсе алып килә икән, бу ришвәтчелеккә керәме?
– Поликлиникага, мәктәпкә яки хакимияткә мин күчтәнәчсез, буш кул белән киләм икән – мине башкача кабул итәчәкләр, минем гозерне тыңламаячаклар, мәсьәләне хәл итмәячәкләр – менә без бу халык фикерен, сез муниципаль, мәгариф, сәламәтлек саклау хезмәтләрен бушка алырга тиешсез дип, ничек тә сындырырга, уңай якка үзгәртергә тырышабыз. Минем үземә дә районда эшләргә туры килде, мәсәлән, өлкән кешеләр килә, мәсьәләне ничек уңай хәл итәргә кирәклеген аңлатасың, ә алар, рәхмәт әйтеп, менә сезгә күчтәнәч, дип конверт яки бер тартма конфет сузалар. Мин күчтәнәчләр алмыйм, эшләгәнемә хезмәт хакы алам, дип аңлатырга туры килә иде, хәтта күчтәнәч тәкъдим итүчеләр үпкәлиләр иде. 
– Бу шулай ук ришвәтчелеккә керәме?
– Әйе. Коррупция ул үзеңнең эш урыныңнан файдаланып, законсыз рәвештә табыш, файда алу. Район үзәк хастаханәсендә чыгыш ясаганда да мин дә, баш табиб, прокурор да өч тавыштан эш урынында күчтәнәч, бүләкләр алырга ярамый, бу халыкта тискәре фикер тудыра, дип аңлатырга тырыштык. 
– Халык үзе гаепле бит, үзләре күчтәнәч алып киләләр.
– Әйе. Халык үзе өйрәтә. Берәү күчтәнәч белән килә, икенчесе дә, ә өченчесе буш кул белән килә һәм күчтәнәч алу рәхәтен татыган белгеч өченче килгәнгә тиешле хезмәтне күрсәтми. Без һәр белгеч янында пистолет белән тора алмыйбыз, без бары тик тормышта булган хәлләр, ышандырулар белән генә тәэсир итә, тәрбияли алабыз. 
– Ришвәт алучы гына түгел, ришвәт бирүче дә коррупциядә гаепләнәме?
– Закон нигезендә ришвәт бирүче дә, ришвәт алучы да коррупциядә гаепләнә. 
– Законнар катымы?
– Законнар каты. Ришвәт алган белгеч кара исемлеккә кертелеп, эшеннән чыгарыла, ришвәт күләменә карап, штрафлар салына. Кара исемлектә булгач, аңа эшкә керүе дә кыенлаша. Салым инспекциясендә эшләгәндә минем  бер хезмәттәшем 5 мең сум ришвәт алуда гаепләнде. Суд аңа 100 мең сум штраф салды. Ул елларны бу бик зур акча иде. Бу сумманы бик зур авырлыклар белән җыеп түләде. Ышанычны югалткан өчен эшеннән азат ителде. Кара исемлеккә кергәнлектән күпмедер вакыт үзе теләгән эшкә дә керә алмады. Штрафлар ришвәт күләменнән 10-20 тапкыр күбрәк салына. Шуны истә тотарга кирәк, кайда гына эшләсәң дә, намуслы хезмәт итәргә кирәк. 
– Җавапларыгыз өчен рәхмәт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев