Эш бирүче мәгълүмат бирергә бурычлы
РФ Хезмәт кодексының 136нчы маддәсе нигезендә, барлык эш бирүчеләр хезмәткәргә хезмәт хакы бирү көнендә үк исәпләнгән һәм тотылган суммалар турында мәгълүмат бирергә бурычлы.
Әгәр бу үтәлми икән, штраф санкцияләре оеш-маның үзенә дә һәм урындагы кешеләргә дә кулланылырга мөмкин.
Хезмәт законы таләбе буенча, һәр эш бирүче үзләренең норматив актларында исәп-хисап битләрен бирү тәртибен беркетеп куярга тиеш. Мәсәлән, хезмәткәрләр белән хезмәт килешүләрендә яисә күмәк килешүдә.
Шуннан соң эш бирүчеләр һәм шәхси эшмәкәрләр әлеге тәртипне сакларга бурычлы. Әгәр оешманың боерыгы белән беркетелгән икән, кәгазьдә түгел, ә электрон рәвештә бирергә мөмкин.
Исәп-хисап битләре булмау һәм аларны хезмәткәр кулына бирмәү оешмага яки эшмәкәр–эш бирүчегә РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27нче маддәсе буенча административ штраф яный. Беренче тапкырында юридик затларга – 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә – 1000 сумнан 5000 сумга кадәр, урындагы кешегә (аерым алганда җитәкче яки баш хисапчыга) – 1000 сумнан 5000 сумга кадәр.
Бу тәртипне кабат бозганда, хезмәт инспекторлары элек эш бирүчегә җәза биргәндә, штрафлар күләме арта.
Исәп-хисап битен кабат бирмәгән өчен оешмаларга – 50 мең сумнан 70 мең сумга, ә урындагы кешеләргә һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген юридик зат оештырмыйча гына алып баручыларга – 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр штраф салу, 1 елдан 3 елга кадәр дисквалификацияләү мөмкинлеге каралган.
Динар Низамов,
Арча районы прокуроры урынбасары, 1 класслы юрист
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев