Эш бирүче йөкле хатын-кыз белән хезмәт килешүен өзә алмый
Мин бала көтәм. Бу турыда күптән түгел эш бирүчегә дә әйттем. Әмма ул “Миңа декреттагылар кирәк түгел”, – диде һәм мине эштән җибәрергә җыена. Мондый очракта закон мине яклыймы?
Әлеге сорауга район прокуроры ярдәмчесе Динар Низамов җавап бирә:
– Билгеле, әлеге очракта законда сезнең хезмәт хокукларыгызны саклау гарантияләре каралган.
Йөкле хатын-кызларның хезмәт гаран-тияләре Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 261нче маддәсендә беркетелгән.
Аерым алганда, эш бирүче йөкле хатын-кыз белән хезмәт килешүен өзә алмый, бары тик оешманың бетүе яисә шәхси эшмәкәрнең эшчәнлеге тукталу гына искәрмә булырга мөмкин.
Хатын-кызны йөклелеге буенча нигезсез эштән азат иткән, шулай ук йөкле хатын-кызны эшкә алудан баш тарткан (шулай ук өч яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызны нигезсез эшкә алудан баш тарткан яки нигезсез эштән азат иткән) өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
Әлеге гамәлләр җинаять булып тора, аның өчен җаваплылык Россия Федерациясе Җинаять кодек-сының 145нче маддәсендә каралган.
Җәза 200 мең сумга кадәр штраф яки хөкем ителүченең 18 айга кадәрге хезмәт яки башка кереме күләмендә күздә тотыла, яисә 360 сәгатькә кадәр срокка мәҗбүри эшләр бирелә.
Мондый җинаять эшләрен Россия Федерациясе Тикшерү комитеты тикшерүчеләре тикшерә.
Үзеңнең хезмәт хокукларын яклау өчен республиканың Дәүләт хезмәт инспекциясенә, прокуратурага яки билгеләнгән тәртиптә судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев