Эшли дә, ял да итә беләләр
Безгә язалар.
Эшли дә, ял да итә беләләр
Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина өмә оештырды. Өмәдә балалар бакчасы, медпункт хезмәткәрләре, мәктәп коллективы, укучылар чишмә яннарын, су буйларын, юл кырыйларындагы чүп-чарны җыештырып, баганаларны матур итеп акка буяп куйгач, авылларыбыз тагын да яктырып, матурланып китте.
Шушы ук өмәдә катнашкан хезмәкткәрләр рамазан аенда авылларның әби-апайларын җыеп, ифтар мәҗлесе дә оештырды. Әнә шулай Түбән Курса халкы эшли дә, ял да итә белә.
Һәрбарчабызның гаиләсендә иминлек булсын, үзебез сау-сәламәт булыйк. Рәхмәт сезгә.
Нурфига Габдрахманова.
Түбән Курса авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев