erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эштән исән-сау кайтыйк!

Чәчкечләрдә өч яшүсмер эшли. Көтмәгәндә боларның икесе өченчесен җиргә этеп төшерә. Тегесе чак тырмага эләкми кала. Трактор чәчүен дәвам итә. Ә җирдәге яшүсмер аягын тотып җирдә ятып кала. Тракторчы берни белми. Алга карап баруын белә. Ярый әле яшүсмер бәлагә тармый кала.

Муллаәхмәт Әскәров гыйбрәтле вакыйга сөйләде. Белгечләр белән машинада басуларны карап йөриләр икән. Трактор чәчү чәчә. Чәчкечләрдә өч яшүсмер эшли. Көтмәгәндә боларның икесе өченчесен җиргә этеп төшерә. Тегесе чак тырмага эләкми кала. Трактор чәчүен дәвам итә. Ә җирдәге яшүсмер аягын тотып җирдә ятып кала. Тракторчы берни белми. Алга карап баруын белә. Ярый әле яшүсмер бәлагә тармый кала.

Ә шунда тырмага эләксә, ахыры бик кызганыч булып бетәргә мөмкин иде, – дип борчылып сөйләде район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече хезмәтне саклау белгече Муллаәхмәт Әскәров. – Техникада эшләгән һәркем эш вакытында шаярырга ярамаганлыкны, билгеле бер кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәклекне истә тотарга тиеш. Бу кеше тормышы белән бәйле бик әһәмиятле мәсьәлә. Хезмәтне саклау белгечләре бу юнәлештә җитди эш алып барырга, таләпчәнлек күрсәтергә бурычлылар”.

10 ел элек булган хәл бу. Әмма тормышта, кызганычка каршы, бәхетсезлек очраклары булгалап тора. Быел май аенда “Ак барс” агрокомплексы”нда чәчү вакытында бер егет зыян күрә. Чәчү агрегатында чәчкечтә эшләгән яшь егетнең аягына зыян килә. Бу турыда “Ак барс” агрокомплексы”нда булып үткән хезмәтне саклау буенча координацион советның чираттан тыш күчмә утырышында җитди сөйләшенде. Ул Курса-Почмак мәдәният йортында үтте. Утырыш район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәсүл Мөхәррәмов рәислегендә барды. “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәте белгечләре хәлнең ничек булганы турында сөйләделәр.

– Контроль җитми, – дип катгый итеп әйтте Муллаәхмәт Әскәров. – Техниканың кеше эшләгән урыннарында машинаны йөртүчегә хәбәр  итү өчен сигнал кнопкасы булырга тиеш. Бу таләп үтәлеп җитми. Кабатлап әйтәм, техникада эшләгән һәркем тиешле кагыйдәләрне белергә һәм үтәргә тиеш. Белгечләр тарафыннан техника куркынычсызлыгы буенча  таләп катгый куелсын, тиешле шартлар тудырылсын.

Кеше тормышы белән бәйле мәсьәләләр болар. Чираттан тыш күчмә утырышның үткәрелүе дә әнә шул эш урынында бәхетсезлек очраклары булмасын дип тырышып йөрү. Бу максаттан республика күләмендә төрле конкурслар оештырылуы да күмәк эшкә уңай тәэсир итә. Конкурсларда җиңеп чыккан һәм призлы урыннар алган коллективларны атап үтәбез. Алар: 2018 ел нәтиҗәләре буенча “Татарстан Республикасында төзелеш өлкәсендә хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма” конкурсында җиңеп чыккан “Энергосервис” ширкәте (җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев), “2018 елда хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча иң яхшы шартлар” конкурсында 2нче урынны алган “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте (Шәйдулла Сәлахов), шушы ук конкурста 3нче урынга лаек булган “Яңарыш” агрофирмасы” ширкәте (Илгизәр Садыйков). Алар акчалата бүләк белән бүләкләнәләр.

“2019 елда хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч” дигән иҗади конкурста катнашып, “Аю” ширкәтенең баш зоотехнигы Ландыш Бакирова 1нче урынны ала. Ә Арча педагогика көллияте, инструкцияләрне татар телендә эшләп, 2нче нәтиҗәне күрсәтә. Шушы конкурсларны оештыруда тырышып йөргән Муллаәхмәт Әскәров республикада “Иң яхшы хезмәтне саклау белгече” буларак Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Максатлар изге... Һәркемгә эштән исән-сау әйләнеп кайтырга язсын!

Румия Надршина

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X