Эштән кайткач, исән түгелдер инде болар диеп, тыштан бикләнгән ишекне ачып керә...
Газиз башлар ниләр күрми...
Ачлык-хәерчелек, кыйналган балачак, авыр сугыш еллары – болар барысы да әбием Гарифәнең үткән авыр тормыш сукмаклары. Һай, күпне күргән ул!
Яраткан әбием Гарифә Ибраһимова 1914 елны Яңа Кенәр авылында туган. Әтисе Гариф, әнисе Хөббениса. Әби безнең гаиләдә иң өлкәне. Алар ике кыз, өч малай үсә. Гаиләнең хәле авыр була. Үзәкләргә үткән ачлык, җитмәсә тиф авыруы тарала. Халык кырыла. Әбиләр болынга юага (кыр суганы) йөри торган булалар. Төнге сәгать 12дә китеп, иртәнге сәгать 8дә генә бер капчык юа күтәреп кайта торган булганнар. Шуның белән генә үлмичә калдык, дип сөйли торган иде әбием. Әле бит кайткач, колхоз эшенә дә барасы бар. Бу елларда әтиләре Гариф фин сугышына барып яраланып кайта. Шул яралардан терелә алмыйча гүр иясе була. Өйдә хуҗалык эшләре, җитмәсә сеңлесен, энеләрен (өчәү!) карау әбием җилкәсендә була. Әкеренләп тормышлары җайлана. Ир малайлар да эшкә булыша башлый.
1937 елда әбием Өстеял авылы егетенә кияүгә чыга. Ул вакытта авылда халык күп яши. Клуб, мәктәп, фермалар була. Өстеялда беркем дә калмады хәзер. Югыйсә, оҗмахларга тиң җир ул. Изгеләр чишмәсе генә дә ни тора! Бер-бер артлы өч малай таба әбием. Матур гына яшәп ятканда сугыш башлана. Каһәр төшкән сугышка ире Шәрипне дә алалар. Ялгыз калган әби, кечкенә балаларны өйдә үзләрен генә калдырып, урман кисәргә китә. “И-И, авыр вакытлар. Иртәдән кичкә кадәр кул пычкысы белән урман кисәбез. Өстә бишмәт, аякта чабата, суыктан туңудан аяклар бүртеп чыга иде”, - дип сөйли иде әбием.
Буш өйдә үзләре генә калган балаларын уйлап әни кеше ничек өзгәләнгәндер – бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Эштән кайткач, исән түгелдер инде болар диеп, тыштан бикләнгән ишекне ачып керә...
Бер ел вакыт үттеме икән, энесе Зарифны, аннары икенче энесе Әхмәтҗанны да сугышка алалар. Әниләре бик өзгәләнә, күпме күз яшьләрен түгә. Зариф китеп, ярты елдан соң үлгән хәбәре килә. Өйдә калган энесе һәм сеңлесе әниләренә ияреп эшкә җигеләләр. Өйгә дә кайтып керә алмаганнар.
Фронттан кайгылы хәбәрләр килеп тора. Көннәрдән бер көнне әбинең дә ишеген кайгы җиле кага. Ирегез Шәрип Ибраһимов батырларча һәлак булды дигән хәбәр килә. Кош теледәй кәгазь әбине тол, балаларны әтисез калдыра. Балалар ачтан үлмәс өчен әниләренә ияреп, урманга барып, ашка салырга ярар дип алабута җыеп, басуга чыгып, өшегән бәрәңге чүпләп, икесен бергә кушып, ипи пешереп ашаганнар. Шул ачлыктан коткарган. Черек бәрәңге ашап, кешеләрдә тамак шеше, эч китү авырулары килеп чыга. Эх, бу юлларны язганда йөрәк әрни, әбинең дә ике баласы эч китүдән үлә. Берсе генә – безнең әти генә исән кала.
Әби нинди кайгылы көннәр кичергән. Ире, ике баласы, энесе мәрхүм булган. Ә шулай да яшәргә көч тапкан. Сугыш беткәч, әби әнисенең төп йортына Яңа Кенәргә килеп урнаша. Әнисе дә ялгыз була. Сеңлесе Бәдерниса тормышка чыга. Казан егетенә. Энесе Габделхак Казанга китеп, заводка эшкә урнаша. Сугышка киткән энесе Әхмәтҗан сугыш бетеп, өч елдан соң гына кайтып төшә.
Кенәргә кайтып урнашуга әбине тагын зур фаҗига көтә. Әнисе Хөббениса юл фаҗигасына очрап һәлак була. Бу ачы кайгыны да бергәләшеп күтәрәләр. Әбигә тормышны алга таба алып барырга энесе Әхмәтҗан бик нык булыша. Өйләнеп Яңа Кенәр совхозына эшкә урнаша ул. Без дә аны яратып, безнең дәү әтиебез, дип дәшә идек. Аның ярдәме белән әби улы Зөфәрне дә аякка басытыра. Ул елларда совхозның эшчәнлегендә дәү әтиебезнең дә өлеше бик күп кергәндер. Бик башлы иде ул, учетчик булып эшләде. Иртән чыгып китә торган иде. Җир үлчи торган таягын аркасына асып кич кенә кайтып керер иде. Аның белән эшләгән Саяр абый Хөсәенов һәм Динар абый Вәлиев дәү әтинең эшеннән бик канәгать иделәр. Килешеп эшләделәр. Күпме кешегә өй салырга җир участоклары үлчәп бирде ул. Дәү әтинең бакыйлыкка күчүенә 30 ел булды. Аның истәлекләре генә калды. Авыл халкы аны гел яхшы сүз белән искә ала. Урыннары җәннәттә булсын.
Әбием 81 яшендә вафат булды. Язмыш аны нык сынады. Сынауларның иң зурысын – бала хәсрәте дә бирде. Язмам минем киң күңелле әбиемә дога булып барып ирешсен. Бер бездә генә түгел, күпләргә хас язмышлар болар. Илебез әби-бабайларының сугыш чорында күргән авыр тормышлары язып-сөйләп бетереп булмый. Чебиләп ярылган аяк-куллар, күтәртмәле чабата, туйганчы ипи ашау турында хыяллану, җәен баш түбәсенә күтәреп, чи билчән, алабута ташу, кышын басудан салам йолкып урлап ташу – барысын да күргәннәр. Сугыш еллары газабын берәүгә дә күрергә язмасын.
Зөлфия Минһаҗева.
Печмәнтау авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев