erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Эх, җигүле атлар! Хәзер сез Сабантуй күрке! Элек сез тормышны җигелеп тарткан малкайлар булгансыз! (ВИДЕО)

Кеше һәм ат. Алар гел янәшә булган.

Сабантуйлары атлар белән күркәм! Без аларга дан җырлыйбыз. Алар моңа лаек.Назар Нәҗми Елаган ат турында шигырь.
Атны елый диләр...Менә элек
Атлар гына йөргән урында.
Хәзер инде сыер тапап үткән,
Чучка сөреп беткән болында.
Башын иеп,бер күк бия тора,
Ялын тараган да җил инде.
Ә ул,мәхлук, үз язмышын уйлап,
Эчтән генә елый шикелле.
Елый кебек җилгә очкан өчен
Ир канаты дигән зур даны.
Тарткан өчен бөтен тормыш йөген,
Сөйрәгәне өчен дөньяны.
Елый кебек колынына карап,
Киләчәген тоеп колынның.
Ә ул, гәмсез,кешнәп ,уйнап йөри,
Чабып йөри бетереп болынны.!
Әйтерсең лә аның өчен генә
Туган җире,туган кырлары.
Колын белән бергә чабып йөри
Хыялларым минем, җырларым.
1966

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре