erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Файдалы бөҗәкләрне сакларга!

Файдасын белик һәм химикатлар белән әрәм итмик!

Табигатьтә зарарлы бөҗәкләр бар, ләкин файдалы бөҗәкләр дә юк тугел. Барыбызга да таныш бөҗәкләр -  камка (божья коровка), талпаннар, суалчаннар үсемлекләрнең корткыч бөҗәкләре белән туклана. Бу сөйкемле, беренче карашка, бөҗәкләр-табигый ерткыч булып исәпләнә, алар корткычларның үрчүен пестицидлар кулланмыйча гына контрольдә тоталар. Олы бөҗәкләр көн дәвамында 60 тан 100 гә кадәр бетләр һәм талпаннар, йомшак тәнле бөҗәкләр, кандала һәм күбәләкләр йомыркаларын ашыйлар. Бу гаҗәеп коңгызларның личинкалары сәгатенә 40ка кадәр бет ашый.

  Бу ярдәмчеләрне үз бакчаларыңа җәлеп итү өчен мәтрүшкә, меңъяфрак, пижма, кинза, укроп чәчәргә кирәк. Бөҗәк, болардан тыш, колорад коңгызы белән көрәшә, аның личинкаларын ашый.

Бу гаҗәеп бөҗәкләрне сакларга кирәк. Теләсә нинди химикатлар кулланып әрәм итмәскә.

Мөдәрис Фәттахов,

«Россельхознадзор»ның Татарстан Республикасы буенча дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре