erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фәнил Лотфуллин: “Мин иң бәхетле авыл җирлекләре башлыкларының берсе“

Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Лотфуллин җай килгән саен: “Мин иң бәхетле авыл җирлекләре башлыкларының берсе“, – дип әйтә.

27 гыйнварда узган хисап җыелышында да кабатлады ул әлеге сүзләрне. Ни өченме? Бу җирлек территориясендә “Кырлай“, “Казанка“, шәхси эшмәкәр Д.Төхвәтуллин ширкәтләре, Хәлим Гариповның фермер хуҗалыгы урнашкан. Һәркайсы уңышлы эшли, кирәк вакытта ярдәмнәрен кызганмыйлар.

Шушы авыл җирлегенең элекке башлыгы Фәргать Сираҗетдинов күп яңалыклар безнең җирлектә башлана иде, ди. Чыннан да шулай. Иң беренче гаилә фермалары Түбән Мәтәскәдә төзелде. Аларны карау, өйрәнү өчен кайлардан гына, кемнәр генә килмәде. Эшләрен гаилә фермасыннан башлаган Айдар Сабиров, Хәлим Гарипов бүген инде республикада танылган җитәкчеләргә әверелделәр. Хәлим Гарипов хәтта Мәскәүгә барып медаль алып кайтты.

Әлеге эшмәкәрләр күпме кешене эшле дә итте. Җирлеккә кергән авылларда бер меңгә якын эшкә яраклы кеше яши. Барысы 8 авылда 843 хуҗалыкта  2078 кеше исәпләнә. Әйтеп үтелгән ширкәтләрдән тыш, гаилә фермаларында, кибетләрдә, бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр шактый. Авыл хуҗалыгы ширкәтләре булуның уңай яклары күп. Терлек азыгы булуның проблемасы юк. Бер мең башка якын мөгезле эре терлек асрыйлар, шуларның 915е – сыерлар. Ат, сарык, кәҗә асраучылар бар. Шәхси хуҗалыкларда 14 баштан 3 башка кадәр сыер тотучылар  алтмышка якын. Дүрт һәм аннан күбрәк сыеры булган хуҗалыкларга ярты бәясенә саву аппаратлары бирелә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин авыл җирендә яшәүчеләр өчен гамәлдә булган программалар турында тулы итеп  аңлатып бирде.

2022 елда 29 кеше үлгән, 20 бала туган. 11 пар гаилә корган. Соңгысы күңелдә бераз өмет уята, билгеле. Узган ел 90, 95 яшьләре тулган 12 ветеранны юбилейлары белән котлаганнар.

Сигез авылның җидесенә асфальт юл килә. Бары тик  Казиле авылы кешеләре генә бу рәхәтлектән мәхрүм. Түбән Мәтәскәгә чыга торган юлны асфальтлау буенча проект та эшләнгән иде. Әмма ул күп миллионнарга төшә, диләр. Аның кадәр акча бирүләре икеле. Гомер-гомергә төп юл булган Күпербаш–Казиле юлы кыска да, аның нигезе дә нык. Әмма газүткәргечләр өстеннән асфальт юл салырга рөхсәт итмиләр. Ничек булса да шул юлны рәткә китерүдән башка чара юк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Югары Мәтәскә авылына балалар бакчасы, Иске Кырлай авылы  мәдәният йортына ныклап төзекләндерү, авылга өстәмә интернет үткәрү кирәк. Иске Кырлай авылына фельдшер кирәк...

Җирлек буенча үзара салым акчасы 491 мең 550 сум (100 процент) җыелган. Бюджеттан 1 млн 966 мең 200 сум өстәп бирелгән. Шуның 380 мең 460 сумына Мөндеш авылында су скважинасы ныклап төзекләндерелгән, 56 мең сумга Түбән Мәтәскәдәге скважинага насос алынган. 374 мең 500 сумга Түбән Мәтәскә зиратының коймасы һәм капкасы яңартылган һ.б. 1 млн 586 мең 790 сумга авыл эчләрендәге юллар төзекләндерелгән.

Биш урында су гидрантлары куелган. Үзара салым акчасына һәр авылга мотопомпалар алынган.

Үзара салым акчаларының ничек тотылышы турында халык күреп, белеп тора һәм шуңа әлеге акчаны җыйнауда бернинди проблема юк.

Җыелышта күп кеше катнашуы да әйбәт тәэсир калдырды. Бу да җитәкчеләрнең халык белән элемтәсе нык булуын күрсәтә. Төрле хезмәтләр вәкилләре дә үз өлкәләре буенча файдалы мәгълүматлар бирделәр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов җирлек эшчәнлегенә уңай бәя бирде, районда башкарылган эшләр, алга планнар белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев