erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда яшәүче ике кызның Яңа ел теләкләрен үтәде

Яңа ел теләкләре үтәлә.

​​​​

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда яшәүче ике кызның — өч яшьлек Ясминә һәм дүрт яшьлек Айсельнең алсу велосипед һәм зур конструктор турындагы Яңа ел теләкләрен үтәде. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызлар үз хыяллары турында «Теләкләр чыршысы» сайтында шул ук исемдәге бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында язганнар. Сәясәтче аларның мөрәҗәгатьләре салынган чыршы шарларын Дәүләт Советы бинасында урнаштырылган Яңа ел чыршысыннан алган.

Ясминә яшьтәшләре белән актив аралаша, җырларга һәм биергә ярата, балет классына йөри һәм велосипедта йөрергә өйрәнергә тели. Хәзер аның хыялы тормышка ашачак, чөнки Фәрит Мөхәммәтшин аңа бу транспорт чарасын бүләк итте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Парламент башлыгы шулай ук конструкторлар җыярга яраткан Айсельның теләген дә үтәде. Ул аңа «Дөньядагы җәнлекләр» конструкторының зур җыелмасын тапшырды.

Бу юлы «Теләкләр чыршысы» акциясе 2024 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Анда махсус операциядә катнашучы хәрбиләрнең балалары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятим балалар, аз керемле гаиләләрдән балалар, шулай ук Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендә яшәүче балалар катнашты. Татарстаннан проект сайтына 1 меңнән артык бала үз хыялын юллады.

Акция кысаларында Россия Президенты Владимир Путин кыз балага үзен яңалыклар алып баручы ролендә сынап карарга, ә малайга Эрмитажда булырга ярдәм итте. Үз чиратында, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яшь татарстанлыларның «Ак Барс» хоккей командасы уенчылары белән очрашу хыялын тормышка ашырды һәм Лисичанскидан килгән малайга бүләк тапшырды. Шулай ук «Теләкләр чыршысы»нда республика Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/farit-moxammatsin-kazanda-yasauce-ike-kyznyn-yana-el-telaklaren-utade-5881186

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре