Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә көрәш ярышы булды
Көрәшчеләргә дан!
Бүген Арча спорткомплексында республикада җаваплы, дәрәҗәле урыннарда эшләгән, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек экс-министры, Россия Дәүләт Думасы экс-депутаты Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә көрәш ярышлары булды. Ярышларда 2010-12, 2013-14 нче елгы Арча, Балтач, Актаныш, Кукмара, Чистай, Балык Бистәсе районнарыннан, Казан шәһәреннән, Мари Иленнән - барысы 88 көрәшче бил алышты.. Ачылу тантанасы Әмир хәзрәт Минемуллин тарафыннан Фатыйх аганың рухына дога кылудан башланды. Сәүбән аганың хатыны Рәдифә ханым да кайтты, чыгыш ясады, көрәшчеләргә уңышлар теләде.
Көрәшчеләрне район башлыгы Алмаз Хисаметдинов сәламләде һәм уңышлар теләде.
Татарстан Республикасы көрәш Федерациясе җитәкчесе, Россия сәясәт эшлеклесе, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев,
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Нугаев Камил - бар да биредә иде.Фатыйх Сәүбановичны зурлап искә алдылар, яшь көрәшчеләргә уңышлар теләделәр.
Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин ветеран көрәшчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.Менә алар:
Гайнетдинов Равил Шиһап улы
Сәлахов Шайдулла Имам улы
Сафиев Рөстәм Әхмәдулла улы
Гәрәев Айрат Рәшит улы
Садриев Ирек Гаяз улы.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов берничә ветеран көрәшчегә Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар:
Вәлиев Ислам Әхмәди улы
Әхмәтҗанов Фәнил Фәрит улы
Гатауллин Илһам Равил улы.
Шундый ук рәхмәт хаты ярышыбызның иганәчесе Ирек Сәгыйть улы Әһлиевка тапшырылды.
Ярышлар матур барды.
Нәтиҗәләр.
🔥Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә узган көрәш ярышларының җиңүчеләре:
2010-12 нче елгы егетләр арасында:
38 кг:
🥇Ахунов Самир (АСОШ №6)
🥈Калимуллин Булат (АСОШ №6)
🥉Хайриев Адель (Казанбаш)
🥉Хусаинов Раяз (Түбән Мәтәскә)
43 кг:
🥇Ахмедзянов Руслан (АГ №5)
🥈Минуллин Раяз (Яңа Кырлай)
🥉Аглиуллин Әмир (Наласа)
🥉Хайриев Нәфис (Казанбаш)
46 кг:
🥇Файзрахманов Аяз (Ашытбаш)
🥈Гарипов Вильдан (Лесхоз)
🥉Афанасьев Арсений (Мари Эл)
🥉Хайруллин Әмир (Казанбаш)
55 кг:
🥇Мухаметшин Ильяр (АСОШ №6)
🥈Сибагатуллин Риназ (Урта Курса)
🥉Файзрахманов Әмирхан (АГ №5)
🥉Назипов Кәрим (Кукмара)
60 кг:
🥇Гиззатуллин Алмаз (Наласа)
🥈Насиров Нияз (Актаныш)
🥉Шайдуллин Ильяс (Лесхоз)
🥉Мирзакасимов Азиз (Курса Почмак)
70 кг:
🥈Каримуллин Самат (Кукмара)
🥈Искандаров Ильяс (АСОШ №6)
🥉Гибадуллин Мөхәммәт (Балтач)
🥉Егоров Ленар (Кукмара)
80 кг:
🥇Фасхутдинов Фәнис (Лесхоз)
🥈Мирзакасимов Жасурбек (Курса Почмак)
🥉Ибрагимов Тимур (Казан)
🥉Бочкарев Иван (Чистай)
🔥Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә узган көрәш ярышларының җиңүчеләре:
2013-14 нче елгы егетләр арасында:
36 кг:
🥇Нурьязанов Салават (АГ №5)
🥈Мөхетдинов Фәнзил (Наласа)
🥉Шаймуллин Самир (Лесхоз)
🥉Гиниятов Ильяс (Иске Чүриле)
40 кг:
🥇Дмитриев Арсений (Кукмара)
🥈Ахметгалиев Данияр (Яңа Кырлай)
🥉Акулов Адель (Иске Чүриле)
🥉Набиев Салават (Кукмара)
50 кг:
🥇Гиззатуллин Илмаз (Наласа)
🥈Шакирзянов Алмаз (АСОШ №6)
🥉Пасыев Тимур (Кукмара)
🥉Галякберов Рәмзил (Кәче)
Командалар арасында:
1.Арча районы командасы
2.Кукмара районы командасы
3.Бәрәңге районы (Мари Эл)
Барлык җиңүчеләргә дә медаль, грамота, акчалата бүләкләр тапшырылды.
Командалар грамота һәм кубок белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев