Фермер – авылның терәге
Крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән ел ахырында уза торган очрашу быел Сеҗе авыл җирлегендә үтте. Һәм бу юкка гына түгел
“Без ел саен эшчәнлекнең берәр юнәлешен алабыз, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин. – Быел игътибарны атчылыкка юнәлдерергә булдык. Бу җирлектә күрсәтерлек әйберләр дә бар“.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин үзенең чыгышында районда 60тан артык крестьян-фермер хуҗалыгының уңышлы гына эшләүчеләрен билгеләп үтте.
Фермерлар барысы 15206 гектар җир эшкәртә, бер хуҗалыкка уртача 185 гектар туры килә. Ел ахырына 567 млн сумнан артык продукция җитештерелер, дип көтелә. Бу күрсәткеч соңгы 5 елда 55 процентка арткан. Район буенча җыелган ашлыкның 8 процентка якыны – фермерларныкы.
Районда Хәлим Гарипов, Дамир Шакирҗанов, Фәнис Әхмәтҗанов, Рафис Аксаков, Альберт Галәветдинов, Бариевлар, Фатыйховлар хуҗалыкларын үрнәк итеп куярга була. Алар заманча фермалар төзеде, эш урыннары булдырды. Җитештерү күләме хуҗалык эшчәнлеген алып барырга, техник базаны ныгытырга, кредитлар алырга, дәүләт ярдәменнән файдаланырга мөмкинлек бирә.
Ә аз керемле фермерларның күбесе ныклы база булдыра алмый, техниканы яңарту мөмкинлеге дә юк. Кечкенә хуҗалыкларга яңа сортлар алуы кыен. Аларда технологияләр юк дәрәҗәсендә, кул хезмәтенең өлеше зур.
Билгеле, керемне арттыру өчен тырышырга кирәк. Корайван авылында Фәнис Әхмәтханов 25 сыер асрый. Аның өчен бу иң яраклы күрсәткеч. Ел саен техникасын да яңарта, уңышлы эшли.
Күпербаштан Альберт Галәветдинов терлекләрнең баш санын бермә-бер арттырды. Казандагы бер генә ярминкәне дә калдырмыйча хатыны белән ит саталар. Буш урында заманча ферма, башка биналар төзелде.
Шул ук вакытта дәүләт ярдәме алып та аның шартларын үтәмәүчеләр бар. Кайберләренең баш саннары җитми. Мондый караш белән йөрсәләр, дәүләт акчасын кире кайтарырга туры киләчәк.
Фермер хуҗалыкларының 38е – үсемлекчелек, 19ы – терлекчелек юнәлешендә эшли. 2254 баш терлек бар, 620 башы – сыерлар , 555 сарык, 196 ат исәпләнә. 11 айда фермерлар 2930 тонна сөт сатты, 93,7 млн сум акча алды.
Сөт көндәлек акча кертә, шуңа һәркем сыйфатлырак итеп тапшырып күбрәк табыш алырга омтылырга тиеш кебек. Районда литрын 32 сумнан башлап, 40 сумга кадәр тапшыручылар бар. Сөтнең бәясе күп төрле факторларга бәйле. Чисталык булмау, технологиясенең бозылуы һ.б. сыйфатны киметә.
2022 елда хуҗалык итүнең кече формаларына 27,8 млн сум субсидия һәм грантлар бирелгән.
Район крестьян-фермерлары ассоциациясе рәисе Нафил Гатауллин, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов, район ветеринария идарәсе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов бүгенге көндә фермерларга куела торган таләпләрне аңлаттылар, сорауларга җавап бирделәр.
Район башлыгы Илшат Нуриев тырыш хезмәтләре өчен фермерларга рәхмәт әйтте, эшләрендә уңышлар теләде.
Соңыннан фермерлар Иске Масра авылында атчылык белән шөгыльләнә башлаган Алмаз Афзалов хуҗалыгында, атчылык буенча танылган фермер Айзат Сәләхов хуҗалыгында булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев