Фермерлар – авылларның терәге
Фермерлар – авылларның терәге
23 декабрьдә Сеҗе авыл җирлегендә крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән семинар-киңәшмә үтте. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашты.
Башта еллык эшкә йомгак ясадылар, бурычларны билгеләделәр. Фермерлар алдында төрле хезмәтләр вәкилләре чыгыш ясады.
Район башлыгы Илшат Нуриев фермерларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, уңышлар теләде.
Соңыннан Иске Масра авылында атлар асрау буенча эшен башлап җибәргән Алмаз Авзалов хуҗалыгында һәм атчылык белән шөгыльләнүче Айзат Сәләховның фермер хуҗалыгында булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев