erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фермерларга биш процентка кадәр ташламалы кредит бирәләр

Бер заемчы өчен 1 проценттан 5 процентка кадәр ставка буенча кредитның максималь күләме 600 млн сумнан артмаска тиеш.

Татарстанда 2017 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә аграрийларны ташламалы кредитлау механизмы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре түбәнәйтелгән — 1 проценттан 5 процентка кадәр ставка буенча кредит алырга мөмкин. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге ярдәм чарасы заем акчаларын зур авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә генә түгел, кече хуҗалыкларга да  бизнесны үстерү өчен файдаланырга мөмкинлек бирә. Бер заемчы өчен кыска сроклы ташламалы кредитның максималь күләме 600 млн сумнан артмаска тиеш. Кече бизнес вәкилләре, ташламалы кредит бирә торган банкны үзләре сайлап, кирәкле документларны  тапшыра алалар.  

Татарстанда кече хуҗалыклар буенча кыска сроклы кредитларга — 734,8 млн сумга 152 гариза, инвестиция  кредитларына 548,0 млн сумга 58 гариза хупланды һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәрелде. Татарстанга барлыгы 725,7 млн сум күләмендә субсидия лимиты бүлеп бирелгән.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ташламалы шартларда кредит алу өчен берничә таләпләргә туры килергә кирәк:

  • Заемчы бетерү һәм үзгәртеп кору процессында булырга тиеш түгел.
  • Россия Федерациясе  Салым резиденты статусына ия булу һәм Россия Федерациясе  территориясендә юридик зат һәм шәхси эшкуар буларак теркәлү кирәк.
  • Заемчыга карата бөлгенлеккә төшү буенча эш кузгатылмаган булырга тиеш. 
  • Авыл хуҗалыгы җитештерүчесенең соңгы 30 көндә 50 мең сумнан артык  бурычы булмаска тиеш.

Кече бизнес вәкилләре  бүген үк Саклык банкына (Сбербанкка), Россельхозбанкка, ВТБга, Газпромбанкка, Альфа банкка һәм башкаларга гариза бирә һәм ташламалы шартларда кыска вакыт эчендә хуплана алалар.

Фермерлар Министрлыкның территориаль органнарында яисә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең бердәм номеры: 8-800-444-16-70 буенча кирәкле документларны тутыру мәсьәләләре буенча түләүсез консультация алырга мөмкин.

 https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/24-06-2020/tatarstan-fermerlaryna-bish-protsentka-kad-r-tashlamaly-kredit-bir-l-r-5751745

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X