erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Идел буе федераль округында Бөек Җиңүгә багышланган киң күләмле акция үтә

Идел буе федераль округында җыр марафоны старт алды, анда катнашучылар, эстафетаны бер-берсенә тапшырып, танылган җырны туган телләрендә башкарачак

Бөтен Идел буе федераль округында узучы "Безнең Җиңү көне" җыр марафонына Татарстан да кушыла. Ул Җиңүнең 75 еллыгына багышлап уздырыла.

Җыр марафоны төрле милләт вәкилләрен бер халык коллективына берләштерә, алар "Җиңү көне" җырын үз туган телләрендә башкарып эстафетаны бер-берсенә тапшыра бара.

Бу проект үзизоляциягә кдәр үк башланып киткән иде. Һәр төбәк үз видеоязмасын булдырырга тиеш. Ә соңыннан уртак видеоклип ясалып Интернетка куелачак.

Җырның да быел юбилей елы икән. Аның иҗат ителүенә 45 ел тула. Бу җырны сайлап алу очраклы түгел. Ул Бөек Җиңүгә багышланган иң мәшһүр җырларның берсе.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Проектка старт Мордовиядә бирелде. Саранск шәһәре һәм республика районнарының иң күренекле артистлары "Җиңү көне" җырын Мордовиянең өч дәүләт телендә - рус, мокшы һәм эрзә телләрендә башкарды.

Алар эстафетаны Идел буе федераль округының башка төбәкләренә тапшырды.

Видеороликны катнашучыларның территориясендә чыгып килүче төбәк телевизион каналларыннан күрсәтәчәкләр. Аны шулай ук җирле радиостанцияләр дә яңгыратачак.  Моннан тыш видеоязманы #песнипобедыПФО #нашденьпобеды хештегы буеча социаль челтәрләрдә дә карап булачак.

Бу масштаблы акция Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле аппараты инициативасы белән үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X